МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 22 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Кызлар-йолдызлар" 05.03.2022

Ямьле язның беренче бәйрәме – 8 март уңаеннан мәктәбебездә “Кызлар-йолдызлар!” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Анда 6-9 классларда укучы кызлар катнашты.
Гүзәл затларыбыз зирәк һәм тапкыр, өлгер һәм җитез булуларын, шулай ук җыр-бию осталыкларын күрсәттеләр.Барлык командалар да уңышлы чыгыш ясады.
-
V Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесе 04.03.2022

Бөтендөнья татар конгрессының V Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесендә мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Сөмбел икенче дәрәҗә дипломына лаек булды. Котлыйбыз! Афәрин,Сөмбел.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 04.03.2022

"Башлангыч сыйныфлар атналыгы" кысаларында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде.
-
"Башлангыч сыйныфлар атналыгы" 01.03.2022

Мәктәбебездә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" башланып китте.Укучылар барлык чараларда актив катнашып үзләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын гына түгел, ә җитезлекләрен, өлгерлекләрен дә күрсәтә алачаклар.
Бүген "Могҗизалар кыры"уенында Минибаев Алмаз җиңү яулады.
-
Җыр һәм строй бәйгесе 01.03.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә строй һәм җыр смотры узды. Анда 4 отряд катнашты. Яшь булуларына карамастан, башлангыч мәктәп укучылары өлкәннәрчә атладылар. Кечкенә патриотлар чарага җитди карадылар. Яшь буында патриотизм үстерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышына да, девиз, эмблемаларына да, стройга басулары, командалар үтәүләре дә исәпкә алынды. 1урын-9,1,2классларга, 2урын-4,5,6,7 классларга куелды.
-
Школьный этап Всероссийского конкурса чтецов «Живая классика» 24.02.2022

Сегодня с учащимися 5-9 классов провели школьный этап Всероссийского конкурса чтецов «Живая классика».
Бүген 5-9 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсы «Живая классика» ның мәктәп этабы үткәрелде.
-
“Ягез әле егетләр!” 22.02.2022

Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, егетләребез арасында КВН үткәрелде.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне/Международный день родного языка 21.02.2022

21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне. Шул уңайдан хәр сыйныфта әңгәмәләр үткәрелде. 9-нчы сыйныф укучылары елдагыча “Я-класс” платформасында халыкара телләр көне уңаеннан оештырылган тестлар эшлэделәр.
-
21.02.2022

7нче сыйныф укучылары "Ил сакчылары" көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
Муса Җәлил – Илһам Шакиров атналыгы 18.02.2022

15 февраль халкыбызга ике бөек затны - патриот шагыйрь Муса Җәлил белән дөньяга мәшһүр җырчы Илһам Шакировны бүләк иткән. Халкыбыз, Илһам Шакиров үзе исән чагында, аның бөеклеген танып, аңа ихтирамын күрсәткән булса, Муса Җәлилнең 1956 елда «Моабит дәфтәре» илгә кайткач, каһарманлыгы тулысынча танылып, аны ил Советлар Союзы Герое һәм Ленин исемендәге дәүләт премиясе белән зурлады. Бу – дөнья күләмендә бердәнбер очрак. Ике шәхесне аларның иҗатындагы «Җырларым» да бергә бәйли. Бу уңайдан мәктәбебездә «Муса Җәлил-Илһам Шакиров» атналыгы үтә. М.Җәлил белән И.Шакировны искә алу чаралары уздырылды, мәктәбебездә И.Шакиров башкаруындагы җырлар яңгырады, Җәлил шигырьләрен укулар үткәрелде,китапханәдә шәхесләргә багышланган күргәзмә ясалды.













