МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
E-Mail: | Urmschla@list.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1923 |
У нас учатся: | 21 |
У нас учат: | 8 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Ак юл сезгә, укучылар! 28.06.2022
Буген 9нчы сыйныф укучылары өчен аттестат алу тантанасы үтте.
-
Җиңү белән котлыйбыз! 16.06.2022
«Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән өчен ярдәм итү» грантына Ормышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызы ия булды.
Рузалия Наил кызын җиңүе белән котлыйбыз! Уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
-
Будьте осторожны на водоёмах!
02.06.2022
Правила поведения на водоёмах в летнее время
Нарушение правил поведения на водоёмах влекут за собой тяжелейшие последствия. Поэтому каждый человек должен соблюдать меры безопасности, а так же уметь оказывать помощь пострадавшим. И ни в коем случае не допускать нахождение у воды детей без присмотра взрослых!
Умение плавать это способ самосохранения на воде, необходимый навык. Человек, умеющий плавать, на воде чувствует себя уверенным, готовым прийти на помощь. Многие родители сознательно не учат детей плавать, боясь, что ребенок может утонуть, сами, того не осознавая, наносят ему большой вред. Между тем всего за 5-7 дней можно обучить ребенка держаться на воде, а так же простейшим элементам плавания. Чтобы избежать несчастного случая, необходимо объяснить детям меры предосторожности, действия в экстремальных ситуациях. Например: при падении в воду вести себя спокойно, не поддаваться панике, звать на помощь; оказавшись в воде набрать в легкие побольше воздуха и попытаться принять вертикальное положение, дышать глубже или задерживать воздух в легких это создает плавучесть; ни в коем случае нельзя делать резких движений, поскольку колебания воды усилятся, дыхание ускорится и увеличится риск захлебнуться водой».
Чтобы с пользой для здоровья отдохнуть у воды, надо научиться общаться с водой, хорошо запомнить и выполнять элементарные правила безопасности:
- рекомендуется купаться не ранее чем через 1,5 часа после еды;
- каждый житель города и сельской местности должен знать особенности и опасные места водоемов, в которых они купаются;
- нельзя нырять в незнакомых местах на дне могут оказаться притопленные бревна, коряги, осколки стекла, технический мусор;
- не следует купаться в заболоченных местах и там, где есть водоросли или тина;
- нельзя отплывать далеко от берега на надувных матрацах, автомобильных камерах, надувных игрушках «плавсредство» может порваться, человек внезапно окажется в воде, а это опасно даже для умеющих хорошо плавать;
- нельзя купаться в ненастную погоду;
- если вы оказались в воде на сильном течении, не пытайтесь плыть против реки, нужно плыть по течению, но так, чтобы постепенно приближаться к берегу;
- если попали в водоворот, не пугайтесь, наберите побольше воздуха, нырните и постарайтесь резко свернуть в сторону от него;
- если свело судорогой мышцы, постарайтесь растереть их, ложитесь на спину и плывите к берегу;
- не стесняйтесь позвать на помощь, но и не подавайте крики ложной тревоги.
При катании на моторных лодках запрещается:
- управлять судном без судоводительского удостоверения;
- перевозить детей дошкольного возраста без сопровождения взрослых;
- прыгать с лодки в воду;
- сидеть на бортах, переходить с места на место и пересаживаться на другие катера, лодки;
- кататься в вечернее и ночное время;
- находиться в лодке без спасательного жилета.
Будьте осторожны на водоемах и реках,
соблюдайте элементарные правила безопасности на воде!
Берегите свою жизнь и здоровье!
-
Балаларны яклау көне! 01.06.2022
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да!
Бәйрәм уңаеннан саф һавада укучыларга күңелле уеннар, ярышлар уздырылды.
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2022
Бүген мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Алар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.
Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Ак юл, якты биеклекләр сезгә, укучылар!
-
23.05.2022
Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Газизова Р.М. җитәкчелегендә 7нче сыйныф укучылары мәктәп территориясенә яшь агач үсентеләре,нарат,чыршы утырттылар.
-
20.05.2022
Мәктәбебез укучылары- II Республикакүләм "Батырлар эзеннән" бәйгесе җиңүчеләре һәм призёрлары. "Рәсемнәрдә - Абдулла Алиш иҗаты" юнәлешендә Хәбибуллин Сабир - призер, Нуруллин Нәргиз җиңүче; "Абдулла Алиш - әкиятләр остасы" юнәлешендә - башлангыч сыйныф укучылары җиңүче; "Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр" юнәлешендә -Даутов Самир призер булды.
Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! -
Бүген - пионерия хәрәкәтенә 100 ел! 19.05.2022
Бүген -19 май - Пионерия туган көн. Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. Галстук бик кадерле атрибутика саналган.
"Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы да барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Без алар белән горурланып, аларга охшарга тырышып үстек. Пионерлар Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен зур тырышлык күрсәткәннәр."
Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана. Шул хәтирәләр белән тарих укытучысы Сахабутдинова Р.И. уртаклашты. Укучыларга пионерлар тормышыннан истәлекләр сөйләде, музейда сакланган дружина һәм отряд альбомнарын күрсәтте. Укучылар бик кызыксынып карады.
-
Җиңү көне! 10.05.2022
Авылыбыз уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган обелиск мәйданчыгы кабат үз янына, быел исә бөек Җиңүнең- 77 еллыгы уңаеннан авылдашларны җыйды. Елдагыча, исән кайтканнарның, шулай ук яу кырында ятып калган авылдашларыбызның портретларын тоткан мәктәп укучыларының "Үлемсез полк" маршы белән башланып китте әлеге көн. Җиңү көненә багышлап бик мәгънәле, туган илгә, Ватаныбызга багышлап мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары, мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясады.Обелиск янәшәсенә яу кырында батырларча һәлак булганнар, күптән арабыздан киткән сугышчылар истәлегенә венок куелды.Хәтер мәңгелек, ташка уеп язылган исемнәр беркайчан да онытылмасын иде! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!
-
05.05.2022
5 нче май көнне мәктәбебездә шәһәребезнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" әдәбит-иҗат берләшмәсе белән берлектә җанлы очрашу кичәсе узды.
Бездә кунакта: Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары, шәһәребезнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы- Гөлфирә Мәзитовна; шәһәребезнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе- Тәслимә Һадиевна; Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" әдәбит-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличныгы, Ш.Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Рәсәй гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, шагыйрь, публицист Таһир Шәмсуаров; Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзасы: шагыйрә, үзешчән композитор, музыкант Гөләндәм Кәбирова; Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе, әтисенең каләмдәше, фикердәше, җырчы, нәфис сүз остасы Ләйсән Шәмсуарова; район мәгариф идарәсенең милли тәрбия әшләре методисты – Римма Шаукатовна, Әлмәт шәһәре беренче номерлы лицееның директор урынбасары (Урмышлы мәктәбендә оештырылган “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе) Айгөл Хәбибуллина һәм үзебезнең ветеран уытучыларыбыз – Сәгадәт, Роза, Мөслимә апалар булды.
Очрашу “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге, “Кыңгыраулар” түгәрәгенең отчеты, кунакларның чыгышы белән үрелеп барды.Очрашуда төшкән фотоларны биредә күрә аласыз: