МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 22 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274
-
Спорт сөючән гаилә 21.02.2012

20 февраль көнне мәктәбебездә 2-5 сыйныфлар катнашында "Спорт сөючән гаилә" ярышы булып узды. Ярышта 6 гаилә катнашты: Мостафиннар, Галиевлар, Корниловлар, Хәбибуллиннар, Хисамовлар һәм Локмановлар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән бу ярышта бер гаилә дә сынатмады. Алар спорт ярышларында да көч сынашты, зирәклектә дә бирешмәделәр. Бигрәк тә Мостафиннар, Хәбибуллиннар гаиләсе аерылып торды. Һәр гаилә төрле номинацияләрдә урын алды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Мәктәп музеенда кунакта 20.02.2012

16-19 февральдә 2-9 сыйныф укучылары мәктәп музеена экскурсия ясадылар.
Мәктәбебез музее балаларда һәм үсмерләрдә укуга, белемгә кызыксыну уяту, аларда кече Ватаннарына карата мәхәббәтне, аның үткәненә хөрмәтне арттыру өчен оештырылган. Хәтерсез – тарих юк, тарихсыз – мәдәният, кешесез – халык юк. Музей мәктәптә тәрбия эшенең үзәге, гомуми мәгариф процессының аерылгысыз буыны булып тора. Ул туган якны өйрәнү буенча белемнәрне арттыра, укучыларга гражданлык-патриотлык тәрбиясе бирә.
Безнең музейда әйтерсең лә тарих үзе тупланган. Экспонатларга бай ул. Шуңа да мәктәбебез укучылары гына түгел, авылдашларыбыз да анда яратып килә.
-
"23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" темасына багышланган стена газеталары бәйгесе дәвамитә 20.02.2012

Мәктәбебезнең һәр укучысы әлеге бәйгедә бик теләп катнаша.
КАРАГЫЗ ӘЛЕ!!!! Ничек тырыш безнең укучылар!!!
-
Бүген мәктәптә "Әти, әни, мин - СПОРТ сөюче гаилә" ярышы булып узды. Шайхуловлар гаиләсе - 1 урынга лаек булды. 2 урын - Залалтдиновлар гаиләсе, 3 урын - Мустафин Гомәрләр гаиләсе. КОТЛЫЙБЫЗ! МОЛОДЦЫ!!! 17.02.2012

-
09.02.2012

-
Оборона-масса һәм патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2012

-
ГИА - 2012
29.11.2011
Иртәгә 9 класслар математикадан ГИА бирергә баралар. Хәерле юл, УҢЫШЛАР Сезгә, укучылар .
-
Муниципаль олимпиада
27.11.2011
Технология фәненән үткәрелгән муниципаль олимпиадада җиңүче - Хисамов Равилне уңышы белән котлыйбыз!
МОДОДЕЦ!!!
- Әниләр көне 26.11.2011
-
Яңа уку елы белән котлыйбыз! 01.09.2011














