МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
E-Mail: | Urmschla@list.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1923 |
У нас учатся: | 21 |
У нас учат: | 8 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме/ Последний звонок 23.05.2023
Бүген Урмышлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да мизгелләргә бай булды.
Бәйрәмдә катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучысына җылы котлау сүзләрен, матур теләкләрен җиткерделәр, дәүләт йомгаклау имтиханнарында уңышлар теләделәр.
Ак юллар сиңа, Алинә! -
Авыл укытучылары белән данлыклы 13.05.2023
Районыбызның бер төркем мөгаллимнәре Россиядә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан башкалабыз Казанда оештырылган форумда катнашты.
-
12.05.2023
12 нче май көнне Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернатында III Республикакүләм «Батырлар эзеннән» бәйгесенең Бүләкләү тантанасы узды. Тантанада ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, Әлмәт мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм без — катнашучылар булдык. Бәйгенең нәтиҗәләре:
-“Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр” –Фатих Кәрим әсәрләрен сәнгатьле уку (видеоязма) юнәлешендә җиңүче исеменә Хабибуллин Сабир һәм призер исеменә Нуруллина Сылу;
- “Рәсемнәрдә Фатих Кәрим иҗаты” – шагыйрь әсәрләре буенча рәсем ясау юнәлешендә Минибаев Алмаз җиңүче исеменә лаек булдылар.
Котлыйбыз! Афәрин, укучылар!
-
ЕНИ-2023 05.05.2023
Сегодня, в рамках ЕНИ-2023 организован просмотр видеороликов
-
Экологик икеайлык дәвам итә/ Экологический двухмесячник продолжается 04.05.2023
Экологик икеайлык дәвам итә. Укытучылар, укучылар һәм хезмәткәрләр мәктәп яны территориясен җыештыру, төзекләндерү эшләре алып бара.
-
"Бессмертный полк"
04.05.2023
Сегодня утро началось с торжественного поднятия Государственного флага РФ и РТ .После в классах прошло занятие "Разговор о важном" посвященное событиям ВОВ и празднованию Дня Победы.
-
03.05.2023
Мәктәбебез бакчасында язгы эшләр тәмамланды.
-
Яздан аерып булмый Тукайны! 26.04.2023
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бүген Урмышлы мәктәбендә “Яздан аерып булмый Тукайны!” дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай һәм башкалар килгәннәр иде.
Сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
-
26.04.2023
Сегодня исполнился 37 лет со дня трагедии в Чернобыле. Этой памятной дате были посвящены мероприятия, прошедшие в нашей школе.
Учитель ОБЖ провела урок мужества «Чернобыльская трагедия у нас в сердцах». В начале мероприятия рассказала об одной из самых страшных экологических катастроф, ставшей своего рода расплатой за технический прогресс человечества. Презентация, подготовленная учителем, позволила наглядно продемонстрировать масштабы экологической катастрофы 1986 года, глубоко и ярко осветить экологические проблемы после аварии на ЧАЭС. -
"Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән" 25.04.2023
Татар халкының гореф-гадәтләрен, традиция - йолаларын барлау, татар телен өйрәнүнең практик юнәлгәнлеген булдыру, милли мәдәниятебезне, ядкарьләребезне саклауга омтылыш булдыру максатыннан 25 апрель көнне Шөгер мәктәбендә, авыл мәктәпләренең 3 сыйныф укучылары арасында зур бәйге булды. "Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән" дип аталучы бәйгедә Урмышлы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Сабир "Нәфис сүз" номинациясенә ия булды.