МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 22 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу 04.12.2014

"Су объектларында куркынычсызлык" айлыгы планы буенча бүген мәктәптә Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отряды "Янгынга каршы" аерым бүлек җитәкчесе Гафиятуллин Р.Р. белән очрашу үткәрелде.
-
3нче декабрь- Билгесез солдат көне 03.12.2014

Билгесез Солдат көне уңаеннан бүген 1-4 сыйныфларда әңгәмәләр, 5-8нче сыйныфларда дискуссияләр үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында тыңладылар, үз нәселләренең сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар. Ни өчен бу көннең билгеләнеп үтү тарихы белән таныштылар.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 02.12.2014

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы планы нигезендә 7-9нчы сыйныфлар өчен "Бәхетле яшисең килсә намуслы бул" дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Инвалидлар декадасы
01.12.2014
Бүгеннән мәктәптә инвалидлар декадасы башланып китте. План буенча "Көчле рухлылыр" тематикасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Музейга экскурсияләр 29.11.2014

Музей җитәкчесе Хасаншина Р.Г. "Сугыш елларында хатын-кызлар" тематикасы буенча мәктәп музеенда экскурсияләр оештырды.
-
Ике йолдыз 28.11.2014

Бүген мәктәбебездә гаҗәеп матур бәйрәм "Ике йолдыз" проекты булды. Укучылар үзләренең әниләре белән парлы җырлар башкардылар, биеделәр. Педагог-оештыручы Хабибуллина Эльмира белән Искәндәр бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге җитәкчесе Хабибуллин Артур барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, катнашучыларга бүләкләр , дипломнар тапшырды.
-
Теләкләр конверты 27.11.2014

-
Бәйрәмгә рәхим итегез!!!! 27.11.2014

28нче ноябрь көнне дәресләрдән соң (13.30) мәктәбебездә Әниләр көне уңаеннан "Ике йолдыз" дип аталаган проект концерт булачак. Рәхим итегез!!!
-
Бүләккә "5"ле 26.11.2014

"Әниемә бүләгем - ул бүген алган бишлем" акциясендә әниләренә иң зур бүләк ясаучылар: 2нче сыйныфтан Минибаева Диляра (5- "5"ле), 6нчы сыйныфтан Хисамова Нәргизә (6 "5"ле).
Молодцы кызлар!!!!
-
Рәсем бәйгесе 25.11.2014

Әниләр көненә багышланган атналык план буенча "Әниемнең кочагы, изгелекләр учагы" дип исемләнгән рәсем бәйгесе башланды. укучылар матур-матур рәсемнәрен күргәзмәгә куя башладылар. Уңышлар телибез!













