Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сугушлинская начальная общеобразовательная школа-детский сад» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423281, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Сугушла, ул. Халиуллина, д. 3 |
| Телефон: | +7(855)-953-81-17 |
| E-Mail: | Habibullina.LT@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сугушлинская НОШДС" |
| Руководитель: | Хабибуллина Лилия Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 3 ученика и 5 воспитанников детского сада |
| У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель |
Новости Сугушлинской ООШ
«Парклар маршы- 2014» узенең җиңүчеләрен котлый. / "Марш парков -2014" поздравляет своих пебедителей"
Опубликовано: 08.09.2014
Татарстан Республикасында махсус сакланыла торган территорияләр 54 ел элек оештырыла. Безнең Лениногорск районында 2000 елда “Дала” заказнигы төзелә. 32 участоктан торган территориядә уникаль дала үсемлекләре тупланган һәм мәктәпнең яшь экологлары монда тикшеренү эшләре алып баралар. Заказник специалистларының иң әһәмиятле юнәлешле эшчәнлекләренең берсе –үсеп килүче яшь буынга экологик белемнәрне пропагандалау, мәктәпләр белән тыгыз элемтә булдыру. “Дала” заказнигы район күләмендә үткәрелә торга барлык чараларны оештыручы булып тора.
Экология һәм табигый ресурслар, урман хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан “Парклар маршы” халыкара экологик акциясе 10 ел дәвамында уңышлы гына эшләп килә һәм шушы вакыт эчендә мәктәп укучылары акциянең өч бәйгесендә (рәсем,иҗат эшләре,фотосүрәтләр) дә актив катнашып призлы урыннар яулап күпсанлы Дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларның эшләре әйләнә-тирәлеккә, туган табигатькә мәхәббәт белән сугарылган һәм үзләренең мөнәсәбәтләрен балалар практик эшләр белән дә дәлиллиләр.
8 сентябрь көнне Сугышлы мәктәбенең актлар залында “Парклар маршы-2014” акциясендә катнашып җиңү яулаган яшь экологларны бүләкләү тантанасы үтте. Тантанада катнашучы кунагыбыз “Дала” заказнигы начальнигы Ф.Н. Динмухаметов мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлады һәм заказникта табигатьне саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды, ә “Парклар маршы-2014” акциясенең Республика этабында заказникның лаеклы 2-нче урынны алуы аеруча куанычлы.
Фәрит Нургалиевич мәктәпнең 9 укучысына акция конкурсларында җиңгән өчен төрле дәрәҗәләрдәге Дипломнар тапшырды. Болар: Мусатзанова А.(1кл), Хабибуллина Р., Мусатзанов А.(4кл), Вафина А.(5кл), Гарифуллин И., Султанов Б.(6кл), Сулейманова Э.(8кл), Бадртдинова Р., Зарипова А.(9кл).
Сугышлы мәктәбе укыту һәм тәрбия эшен экологик юнәлештә алып бара һәм бу өлкәдә уңышлары шактый. Һәр баланы экологик яктан белемле һәм тәрбияле итеп үстерүдә мөгаллимнәребез максатчан иҗади эш алып баралар. Шуның өчен дә,Фәрит Нургалиевич иң актив эш алып барган сыйныф җитәкчеләренә Дипломнар тапшырды һәм иҗат уңышлары теләде. Биология укытучысы Фәния Әнвар кызы Әхмәтовага урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Мәктәп коллективы исеменнән “Дала” заказнигы администрациясенә рәхмәт әйтеп яңа иҗат уңышлары телибез.
Ф.Ә.Әхмәтова –биология укытучысы.
К списку новостей














