муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а |
| Телефон: | +7(855)-952-33-52 |
| E-Mail: | SS.Haibrachmanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" |
| Руководитель: | Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 602 обучающихся |
| У нас учат: | 38 учителей |
Все школьные новости
Туган тел атналыгы
Опубликовано: 27.04.2019
Туган тел атналыгы.
22 нче апрельдән алып 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә туган тел атналыгы уздырылды.
Атналыкның беренче көне бик кызыклы үтте. Ул көнне шәһәребезнең мәдәният сараенда безнең мәктәп укучылары татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 133 елга багышланган районкүләм “Моңлы Тукай теле” бәйгесендә “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре белән чыгыш ясады.
Икенче көнне мәктәбебезнең беренче катында “Күп укысаң, күп белерсең” исемле кызыклы китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Чәршәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан “Тормыш баскычлары” исемле Г. Тукай мәсәлләренә иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылды.
Пәнҗешәмбе, 25 нче апрельдә Г. Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнар каралды.
26 нчы апрель – Г.Тукайның туган көнендә- театр бәйгесендә катнашучы укучылар районкүләм оештырылган Г.Тукайга багышланган шигырь кичәсендә катнаштылар. Алар анда «Лениногорск муниципаль район» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты “Мәдәният идарәсе” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Г.Х.Зарипова кулыннан 1нче урын диплом белән бүләкләнделәр.
К списку новостей

















