• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а
Телефон: +7(855)-952-33-52
E-Mail: SS.Haibrachmanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10"
Руководитель: Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 602 обучающихся
У нас учат: 38 учителей

Все школьные новости

Туган тел һәм туган тел әдәбияты атналыгы

Опубликовано: 28.05.2018

Мәктәбебездә 23-28 апрель көннәре туган тел һәм туган тел әдәбияты атналыгы дип игълан ителде.
23 нче апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе үткәрелде.
24 апрель көнне Ихсанова Р.А. тарафыннан үткәрелгән “Бәхетле очрак” бәйге- викторинасы булып узды. 7 нче а,б сыйныф укучылары командаларга бүленделәр, үзара Г.Тукай иҗаты буенча белемнәрен тикшерделәр, табышмакларның җавапларын таптылар,мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр. Бәйгедә “дуслык”җиңде.
25 апрельдә, 4-8 сыйныф укучылары, Хөснетдинова Р.М. җитәкчелегендә Габдулла Тукайга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дигән шигырь уку кичәсе үткәрелде. Кичәдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле, хисле итеп укыдылар, сәхнәләштерделәр. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамлады.
26 апрель көнне искә алу кичәсе, “Тукай мәңге сүнмәс күңелләрдә”исемле флеш-мобка бардык.
27 апрельдә, Димиева Э.А. һәм Одуденко Т.П. җитәкчелегендә 6 сыйныфлар арасында,“Риторик турнир” дип аталган КВН формасындагы ярыш узды. Укучылар командаларга бүленделәр,девиз уйлап таптылар. Ярыш бик эчтәлекле булды: укучылар сәнгатьле уку, диалог, дискуссия алып бару, тизәйткечләр, мәкаль һәм мәсәлләр әйтү, дәресләрдә алган белемнәрен кулланып көч сынаштылар.” Оратор №1” командасына 1 урын, ”Оба-на” командасына 2 урын бирелде.
Шулай ук, 27 апрель көнне “Без Тукай шәкертләре” дип аталган кичә узды. Шайдуллина А.Б. җитәкчелегендә, “Г.Камал дәвамчылары” театр төркеме укучылары “Куян кызы” әсәрен сәхнәләштерделәр. ”Туган тел” җырын башкардылар.
Барлык бәйге һәм кичәләр кызыклы, иң мөһиме,отышлы узды! Афәрин укучылар! Безнең белән Тукай мәңге яшәр!

Фото 1  2  3  4  5  6



К списку новостей