• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное "Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Муниципаль бюджет төп гомуми белем бирү учреждениесе "Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25
Телефон: +7(855)-953-95-35
E-Mail: Guliya.Vafina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа»
Руководитель: Вафина Гулия Камиловна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0
У нас учат: 8 учителей (1 совместитель)

Мәктәп яңалыклары

Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи

Опубликовано: 25.02.2015

Хәзерге вакытта Россия халыкларының, шул исәптән татар халкының да үткәне турында тарихи хакыйкатьне торгызу күзәтелә.

Түбән Чыршылы авылы кияве Һ.Атласиның тарихи хезмәтләрен, галим буларак шәхесен сыйфатлап күрсәтү үткәнне һәм бүгенне, бәлки киләчәкне дә өзелмәс җепләр белән бәйләргә ярдәм итә. Талантлы галимнең иҗади мирасына мөрәҗәгать итү бик вакытлы һәм мәгънәле гамәл.

Шуларны истә тотып Т.Чыршылы мәдәният йортында Һади Атласи һәм аның туганнары истәлегенә багышланган “Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне кереш сүз белән китапханәче Р.Сафина башлап җибәрде. Күренекле шәхес, мәгърифәтче             Һ. Атласиның иҗади эшчәнлеге, тормыш дәверендә мөһим булган вакыйгалар хакында сөйләп үтте.

Әлмәт шәһәреннән килгән кунагыбыз, шушы кичәне башлап оештыруга зур көчен биргән, кирәкле мәгълүмәтләр белән тәэмин итеп, Һ.Атласи һәм аның якыннары хакында спектакль иҗат итүче Әлфия апа Ямаева кичәбезнең бизәге булды. Үзенең чыгышында, күргәзмә әсбәпләр ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. Бикчура ханнан алып Т.Чыршылының данлыклы хәзрәтләре Габделфәттах бине Габделкаюм бине Гыйсмәтулла, 1938 елда үлем җәзасына хөкем ителгән Габделфәттах улы Габделбарый, оныгы Зәкәрия, кияүләре Һади Атласи һәм Рәшит Яруллиннар белән җәмгысе 1100 кешене эченә алган шәҗәрәне төзү өчен Әлфия апаның күп вакыты һәм көче сарыф ителгән. Аның хезмәтләре авылдашларда соклану һәм рәхмәт хисләре уяттылар.

Мәктәп коллективы, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Ә.Ямаеванаң югарыда әйтеп үтелгән шәхесләрнең ачы язмышы турында “Тәкъдир” исемле спектакеле сәхнәләштерелде. Аны сәхнәгә куючы педагог-оештыручы Т.Ш.Сайфиева булды. Авылдашлар, килгән кунаклар спектакльне алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр.

Бөгелмә шәһәреннән килүче Һ.Атласи фонды директоры Мәхмүтова Фәүзия Таһир кызы, “Бөгелмә авазы” газетасы редакторы Җәләев Руслан Сирин улы, Карабаш бистәсеннән Фазыл Вәлиәхмәтов, Һ.Атласиның көрәштәшләре Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның туганнары Әлфия һәм Сылу апалар, Венера апа Әхмәрова, Галия апа Рәхимова, авылдашыбыз Сөгъдә Таһир кызы үзләренең фикерләре белән уртаклашып, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Кичәнең максаты үткәннәребезне барлап, тарихның ачы сәхифәләреннән сабак алып, яшь буынга түкми-чәчми җиткерү иде. Һәм без моңа әзме-күпме булса да ирештек дип уйлыйбыз.



К списку новостей