Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре белән очрашу 13.03.2015

13 март көнне янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Илдус Бинарис улы Каримов белән очрашу булды. Ул укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре үткәрде. Язгы каникуллар вакытында язгы ташудан саклану, елга буйларына бармау турында аңлатты. Илдус Каримов һәрбер укучыны игътибарлы һәм тәртипле булырга өндәде.
-
Иң кадерле кешем - әнием! 12.03.2015

12 март көнне педагог оештыручы Сайфиева Т.Ш. җитәкчелегендә "Иң кадерле кешем - әнием!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырларын башкардылар. күңелләрне дәртләндерә торган биюләрен биеделәр.
/upload/images/files/20150312_124918.jpg
/upload/images/files/20150312_130242.jpg
-
Ата - аналар җыелышы 11.03.2015

Бүген һәрбер сыйныфта ата-аналар җыелышы үтте.
-
1 сыйныфта ачык дәрес 11.03.2015

11 март көнне 1 сыйныфта математика фәненнән әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә Сингапур системасының кайбер алымнары һәм электрон ресурслар кулланылды.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән!
-
Хатын - кызлар бәйрәме 06.03.2015

Авыл китапханәсендә "Хатын - кызлар бәйрәме"нә багышланган кичә узды. 3 сыйныф укучылары үзләренең әниләргә, әбиләргә багышланган шигырьләре һәм җырлары белән чыгыш ясадылар, чын йөрәктән рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-
Үлемне җиңгән шагыйрь 06.03.2015

6 март көнне "Үлемне җиңгән шагыйрь" исеме астында татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Кичәне оештыручы укытучы Файрушина Резеда Рәис кызы җитәкчелегендә 2-7 сыйныф укучылары Җәлил шигырьләренә язылган җырлар җырладылар, шагыйрьнең тормыш сукмаклары буйлап үтеп, иҗат биографиясенең кайбер мизгелләренә тукталдылар, патриот-шагыйрь темасын яктырткан сәнгать әсәрләре белән таныштылар. Тыңлаучылар чарага информациягә бай, эчтәлекле, мәгънәле, файдалы дип бәя бирделәр.
/upload/images/files/20150306_100744.jpg
/upload/images/files/20150306_101109.jpg
-
«Смотр строя и песни» 05.03.2015

В рамках месячника оборонно-массовой работы в школе прошло мероприятие одно из самых любимых нашими учениками «Смотр строя и песни». В смотре приняли участие 6,7,8,9,11 классы. Лучшими признаны учащиеся 7 класса, командир классный руководитель Сайфиева Т.Ш. и 8 класс командир Латыпов Д.И. Второе место поделили 6,9,11 классы. Несмотря на то что 6 класс (командир Гарипов Р.И.) впервые принял участие в смотре, учащиеся показали воинскую дисциплину, хорошие навыки построения, маршировки.
/upload/images/files/20150305_100506.jpg
/upload/images/files/20150305_102524.jpg
-
Иманлы бала - әдәпле бала 05.03.2015

5 март көнне Түбән Чыршылы авылы мәчетендә "Иманлы бала - әдәпле бала" исеме астында Коръән сүрәләрен яттан сөйләү конкурсы узды. I - VII сыйныфлар арасында уздырылган бәйгедә I урынга - Галлямова Зилә( 5 кл.), II урынга Вафина Гөлфинә ( 2 кл.), III урынга - Шәйхетдинов Данияр (3 кл.) лаек булды. Жюри Габдрахманова Гөлинәнең "Изге сүз" җырын, Галиева Диананың "Мөнәҗәт"ләрен, Зиятдинова Илсөяр, Вафина Эльмира, Вафина Гөлнара, Вахитов Данияр, Ахмадиев Мансур, Хакимов Рамазан, Шәмсетдинов Радикларның да хезмәтен билгеләп үтте. Конкурсны оештыручы авылыбызның "ак апалары" балаларны бүләкләделәр, сыйладылар, мактадылар. Конкурска шәһәрнең "Ихлас" мәчетеннән Мәдинә апа, Ләйлә ханым, Рөстәм ага да килгән иде. Ләйлә ханым: "Чыршылыда әдәпле, тырыш балалар үсә, киләчәгебез ышанычлы һәм өметле икән" диде.
-
Уку йортыннан килгән белгечләр белән очрашу 05.03.2015

5 март көнне, 11 сыйныф укучылары Шөгер авыл клубында югары уку йортыннан килгән белгечләр белән очрашуда булдылар. Алар үзләре өчен кирәкле белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар. Ахметзянова Лилия биология фәне буенча муниципаль одимпиадада җиңеп чыкканы өчен, авыл хуҗалыгы университеты тарафыннан грамота һәм сертификат белән бүләкләнде.






