Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Көзге кросс
26.09.2015
26 сентябрь көнне район күләмендә “Көзге кросс” спорт ярышы үткәрелде. Кросста катнашкан Ганиев Р., Мухаметзянов Н., Вафина Э., Вафина Л., Бикбаев И. , җитәкчеләре Багаутдинова Ә.Б. бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Хезмәт тәрбиясе 26.09.2015

Мәктәбебездә хезмәт тәрбиясе файдалы һәм уңышлы уздырыла. Укытучылар һәм укучылар мәктәп территориясен кышка әзерлиләр. Бүген чүпләр түгелеп, бакчалар казылып, ишек аллары чистарып калды.
-
Физикадан олимпиада 25.09.2015

Бүген, 25 сентябрь көнне, 7,8.9 сыйныф укучылары физика фәненнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 24.09.2015

Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме.
Бу көн — барыбыз өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм. Бу көнне Аллаһының әмеренә буйсынып, малларыгызның иң яхшысын, олылап, корбан чалыгыз! Аллаһының Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: " Корбанлыкларыгызны олылагыз! Дөреслектә, сез аларга Сират күпереннән атланып чыгарсыз".
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр, күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. -
Янгын сүндерү депосына экскурсия 23.09.2015

23 нче сентябрь көнне 1 – 2 сыйныф укучылары авылыбыздагы янгын сүндерү төрләре турында сөйләде. Укучылар үз чиратында янгынны булдырмау өчен
-
Математика фәненнән олимпиада 23.09.2015

Бүген 4-9 сыйныф укучылары математика фәненнән олипиада биремнәрен эшләделәр.
-
22 сентябрь Автомобильсез көн 22.09.2015

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүген һәркемне шәхси транспорт чараларыннан баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында кешеләрнең исенә төшерүгә һәм хәрәкәт итүнең альтернатив чаралары – җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка транспорт чараларыннан файдалануга өндәүгә юнәлтелгән. Шул уңайдан бүген, сыйныф җитәкчесе Вафина В.М., 7 сыйныфта тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар проблемалы сорауларга җавап бирделәр, листовкалар ясадылар.
-
22 сентябрь автомобильсез көн 22.09.2015

22 сентябрь автомобильсез көн. Шул уңайдан, бүген, дәресләрдән соң, 5-7 сыйныф укучылары велосипед ярышына чыктылар. Физкультура укытучысы Багаутдинова А.Б. иң җитез укучыларга бүләкләр тапшырды.
-
Сыйныф беренчелегенә ярыш 22.09.2015

Бүген 5 сыйныф укучылары велосипед ярышына аеруча әзерләнеп килгәннәр. Алар сыйныф җитәкчесе Сайфиева Т.Ш һәм физкультура укытучысы Багаутдинова Ә.Б. белән сыйныф беренчелегенә ярыш үткәрделәр. Нәтиҗәдә "Иң җитез укучы" исемен Мифтахов Даниф яулады. Әфәрин!
-
Тарих фәненнән олимпиада 22.09.2015

21 cентябрьдән Республика олимпиадасының мәктәп туры башланып китте. Бүген 5-9 сыйныф укучылары тарих фәненнән көчләрен сынадылар.






