Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Семинар 25.10.2016

25 октябрь көнне мәктәбебез кунаклар каршы алды. Тирә-як авыл һәм шәһәрнең татар мәктәпләрендә укытучы башлангыч сыйныф укытучылары семинарга килделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары “Универсаль укыту эшчәнлекләрен формалаштыру” дигән темага дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр. Семинарны Сайфиева Талига Шамил кызы җитәкчелегендәге укучылар концерт номерлары белән башлап җибәрделәр. Вафина Венера 1 сыйныфта –математика, Вафина Гөлия -2 сыйныфта татар теле, Ганиева Гүзәлия 4 сыйныфта –татар теле, Фархутдинова Роза 3 сыйныфта әйләнә- тирә фәне буенча кызыклы тәҗрибәләр һәм килгән кунаклар белән дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер класс күрсәтте. Һәр укытучы үзенең эш алымнарын оста файдаланып, яңа федераль стандарт таләпләренә туры килгән дәресләр күрсәтте. Соңыннан, түгәрәк өстәл артында, дәресләр барышына нәтиҗә ясалды. Шәһәр һәм район укыту бүлеге методисты Гөлнара Мингазовна һәр укытучының дәресенә нәтиҗә ясап, алга таба да яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә зур уңышлар теләде. Килгән кунаклар да рәхмәт белдереп, дәресләрнең ошавын һәм нәтиҗәле булуын әйттеләр. Семинарда дәрес биргән укытучыларыбызга зур рәхмәт белдерәбез.
-
Ата-аналар җыелышы 24.10.2016

24 октябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелшы үтте. Җыелышта алда үтәчәк тест турында сөйләнде, 1 чиреккә йомгак ясалды, укучыларның көзге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен күзәтүләре соралды.
-
Экзаменга әзерлек 21.10.2016

Укытучылар, 31 октябрь көнне булачак экзаменга әзерләнәләр.
-
Уен викторина 15.10.2016

15 октябрь көнне ГТО нормативлары тапшыруның көзге сессиясен йомгаклап физкультура укытучысы Багаутдинова Ә җитәкчелегендә "Спортивный ковёр" дип аталган уен-викторина үткәрелде. Укучылар бергәләшеп кроссворд чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар.
-
Күңелле сәхифәләр 07.10.2016

Мәктәбебездә Укытучылар бәйрәме уңаеннан "Күңелле сәхифәләр" дип аталучы кичә узды. Бу бәйрәмгә мәктәптә, балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялда булган ветеран укытучы, тәрбияче апалар килде. Кичә барышында хатирәләрне искә төшердек. Укытучы һәм тәрбиячеләр көче белән әзерләнгән концертны да бик яратып карадылар. Кичәдә яңгыраган матур сүзләр,теләкләр һәрбер кунакның хезмәтенә рәхмәт сүзләре булып яңгырады. Кичәнең соңгы өлеше чәй табыны артында узды. Килгән кунаклар кичә өчен рәхмәт әйтеп, укыту эшендә уңышлар теләп таралыштылар.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Бүген, укучылар, педагог оештыручы Сайфиева Т.Ш. җитәкчелегендә, укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада 30.09.2016

5-9 сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Технология фәненнән олимпиада 30.09.2016

5-9 сыйныф укучылары технология фәненнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Өлкәннәр көне
30.09.2016
Бүген, укучылар, авыл Мәдәният йортында, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар.
-
Инглиз теленнән мәктәп туры олимпиадасы 28.09.2016

28 сентябрь көнне 5-9 сыйныф укучылары инглиз теленнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.






