Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Бәйрәм концерты 07.03.2017

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл хатын-кызлар,
Котлы булсын язгы бәйрәмең7 март көнне, укучылар, укытучылар коллективы, авыл мәдәният йортында, бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
Чаңгы ярышы 04.03.2017

Шимбә көнне, укучыларыбыз командасы район күләмендә чаңгы ярышында катнаштылар. Кадырова И. 1 урынга лаек булды.
-
4 сыйныфта әниләр бәйрәме 03.03.2017

Хатын – кыз, әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен...
3 март көнне, 4 сыйныф укучылары, 8 март бәйрәменә багышланган кичә үткәрде. Бәйрәмгә барлык әниләр дә бердәм килгән иде. Балаларның котлавы белән башланып киткән бәйрәм уеннар һәм чәй эчү белән дәвам итте. Укучылар 8 март белән укытучылары Гүзәлия Әхәт кызын да котладылар. Барысына да бәйрәм бик ошады.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 27.02.2017

Хөрмәтле җитәкчебез Галиева Рәсимә Камил кызы!
Сезне олы бәйрәмегез — юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә-бергә язсын эшләргә.
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
-
Кышкы спорт уеннары 26.02.2017

26 февраль көнне "Кышкы спорт уеннары" бәйрәмендә укытучылар командасы эстафетада, укучылар "Күңелле уеннар"да катнаштылар, 5-8 сыйныф малайлары авылыбызның яшьләр командасы белән хоккей уйнадылар.
-
Память огненных лет
21.02.2017
21 февраля на базе МБУ ДО "ЦВР" в старошугуровском клубе прошел муниципальный фестиваль патриотического танца и песни "Память огненных лет", в котором приняли участие учащиеся нашей школы.
-
Котлыйбыз! 20.02.2017

20 февраль көнне, театр түгәрәгенә йөрүче укучылар, "Иделкәй" зональ конкурсында, Т.Минуллинның "Гафият турында әкият" дип исемләнгән әкият-тамашасын куеп, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчесе Сайфиева Т.Ш.
-
Рәсем конкурсы 20.02.2017

Туган телгә багышланган атналыкта татар халык әкиятләренә багышланган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Сыйныфлары белән берлектә рәсем ясаучы 1 һәм 4 сыйныф укучылар җиңүче дип танылды.
-
Тамчы шоу 18.02.2017

Бүген, "Туган тел" көненә багышланган татар теле атналыгында, "Тамчы шоу" интеллектуаль уен үткәрелде. 5 һәм 6 сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен сынадылар. Алар Татарстанның күренекле урыннары, татар халык аваз иҗаты, сөйләм теленә карата белемнәрен ныгыттылар. Нәтиҗәдә 6 сыйныф укучылары җиңү яуладылар. Афәрин укучылар!
-
Иң матур язулы, пөхтә дәфтәр 18.02.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы "Иң матур язулы, пөхтә дәфтәр" операциясе уздырды. Һәр сыйныф укучысына мактау кәгазьләре тапшырды.






