Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнечершилинский детский сад" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296,Лениногорский р-н, село Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 8, строен. 1;2;3 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-46 |
| E-Mail: | Gulnaz.Ziyatdinova.S@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Нижнечершилинский детский сад" |
| Руководитель: | Зиятдинова Гульназ Шамилевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 5 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнечершилинский детский сад" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Новогодние каникулы 29.12.2014

Уважаемые родители!
МБДОУ «Нижнечершилинский детский сад» сообщает, что на основании постановления Правительства Российской Федерации от 27.08.2014 N 860 «О переносе выходных дней в 2015 году» в январе 2015 года выходными (праздничными) днями являются 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 января 2015 года.
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2014

26 декабрь көнне балалар бакчасында яңа ел бәйрәме узды. Балаларны котларга Кыш бабай, Кар кызы, Төлке, Куян, Убырлы карчык һәм башка бик күп әкият геройлары килде. Тәрбияләнүчеләр яңа ел җырлары һәм биюләр башкардылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай барлык балаларны һәм ата-аналарны якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады.
-
«Кыш бабай остаханәсе» 23.12.2014

Балалар бакчасында «Кыш бабай остаханәсе» исемле бәйге үтте. Балалар әти-әниләре белән берлектә төрле материаллардан яңа ел уенчыклары ясап килгәннәр иде. Һәр гаилә фантазия, иҗат күрсәтте. Иң матур эшләр район күләмендә үткәрелгән конкурска җибәрелде.
-
Әниләр көне 28.11.2014

28 ноябрь көнне балалар бакчасында Әниләр көне үткәрелде. Балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен бүләк иттеләр.
Әкрен генә карлар ява,
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген Әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
-
О повышении родительской платы с 01.01.2015 27.11.2014

С 1 января 2015 года повышается родительская плата за присмотр и уход за детьми в дошкольных образовательных организациях в среднем на 12%.
Постановление №396 от 21.10.2014 г.
-
Рәсем күргәзмәсе 25.11.2014

Әниләр көненә багышланган атналык план буенча "Әниемнең кочагы" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар үзләренең әниләрен ясап күргәзмәгә куйдылар.
-
Көз бәйрәме 05.11.2014

17 октябрь көнне балалар бакчасында көз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар Көз кызына шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, җырлар җырладылар. Көз кызы исә балаларга үзенең күчтәнәчләрен таратты.
-
"Көзге матурлык" күргәзмәсе 15.10.2014

Балалар бакчасында “Көзге матурлык” дип исемләнгән күргәзмә булып узды. Балалар әти-әниләре белән берлектә яшелчәләрдән төрле эшләнмәләр ясап килделәр. Күргәзмәдә актив катнашкан әти-әниләребезгә рәхмәт белдерәбез.
-
Тәрбиячеләр көне 04.10.2014

3 октябрь көнне тәрбиячеләр көне уңаеннан Лениногорск шәһәре мәдәният йортында зур тантана булды. 25 ел педагогик стажга ия булган тәрбиячебез Каримова Гөлнур Ядекәр кызы бу тантанада катнашты һәм бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы мактаулы хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2014

1 октябрь көнне, өлкәннәр көне уңаеннан, балалар бакчасында бәйрәм концерты узды. Балалар әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әбиләре белән таныштырдылар, алар турында сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып килгән убырлы карчык әбиләрне, балаларны уеннар уйнатты, тыпырдатып биетте. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.











