Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Иштерякская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Иске Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423284, РТ, Лениногорский район, с. Старый Иштеряк, ул. Школьная, д. 1 А |
| Телефон: | +7(855)-953-34-66 |
| E-Mail: | Asgat.Hazipov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старо-Иштерякская ООШ» МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Хакимов Гамир Гайсинович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 76 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Новости Староиштерякской школы
Гаилә бәйрәме
Опубликовано: 14.12.2013Гаиләләр жирәбә тарттылар һәм беренче командада Иске Иштирәк авылыннан Шәнгараевлар һәм Сәлимҗановлар, ә икече командада Каратай авылыннан Гирфановлар һәм Хәйретдиновлар гаиләләре үзара ярышырга тиеш булдылар.
Ярышны күзәтеп һәм баллар куеп бару өчен жюри сайланды. Аңа 2 нче сыйныф укытучысы Мингазова Гөлнара Әсхәт кызы, ә ата-аналардан Вадигуллина Гөлнара һәм Шәвәлива Гүзәлләр тәкъдим ителделәр.
Ярыш командаларның үзләре белән таныштырулары башланып китте. Беренче команда “Бөркетләр”, ә икенче команда “Җитезләр” дигән исем сайлаганнар иде. Аннан соң әти-әниләрнең зирәклекләре һәм тапкырлыкларын тикшереп карау максатыннан “Мәкаль әйтү” ярышы уздырылды. Ярышта “Гаилә эстафетасы”, “Кулдан-кулга”, “Сазлык”, “Баш хисапчы”, “Тәгәри тубым” дигән уеннар тәкъдим ителде.
Уеннар арасында укучылар төрле концерт номерлары күрсәтеп киттеләр.
Ярышның ахарында җиңүчеләр билгеләнде. Ике очко белән Каратай авылыннан килгән гаиләләр өстенлек алып җиңүче дип табылды. Бүләкләр белән беррәттән гаиләләргә номинацияләрдә билгеләнде. “Иң акыллы гаилә”дип Шәнгәрәевләр, “Иң җитез гаилә” дип Хәйретдиновлар, “ Иң шаян гаилә” дип Гирфановлар һәм “Иң нык спорт яратучы гаилә” Сәлимҗановлар танылдылар.
Ярышта балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Әти-әниләр үз чиратында ярышны оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктәдә мондый бәйрәмнәрең уздырылуын теләп калдылар.
К списку новостей

















