МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
| E-Mail: | Ramziya.Magizyanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
| Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Психологлар белән очрашу 11.04.2019

Бүген мәктәптә Лениногорск шәһәрендә урнашкан "Надежда" психологик-педагогик хезмәтеннән психологлар 8-9 класс укучылары белән әңгәмә үткәрделәр.
-
Мемориаль такта ачу тантанасы 06.04.2019

6 апрель көнне Кирлегәч авылы җирлеге Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә СССРның газ промышленносте Министрлыгы отличнигы, Татарстанның атказанган төзүчесе, “Почет Билгесе ”ордены һәм медальләр иясе , 1989-1995 нче елларда Татарстан Республикасы мәдәният министрының төзелеш һәм тарихи ядкарьләрне төзекләндерү буенча урынбасар вазифасын башкарган Мөхәммәтшин Габбас Нурулла улын искә алу кичәсен үтте. Аның истәлегенә мемориаль такта куелды.
-
Зур тантана 06.04.2019

Бүген мәктәбебездә 25 ел Кирлегәч авылы мәктәбендә директор вазифаларын башкарган, «Почет билгесе» ордены кавалеры-Димиев Сәгыйть Зыя улын искә алу һәм аның хөрмәтенә Кирлегәч мәктәбендә мемориаль такта ачу тантанасы узды.
- Язгы каникул планы 22.03.2019
-
Профилактика гриппа 26.02.2019

http://plamya-truda.ru/politics/region/2019/02/12/rekomendacii-po-profilaktike-grippa/
-
23 февраль бәйрәме 22.02.2019

Бүген мәктәбебездә "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәм ителде. 1,3 сыйныф укучылары матур һәм эчтәлекле концерт куйдылар.Барлык егетләрне, әтиләрне, бабайларын. абыйларны бәйрәм белән котладылар.
Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Сез яшисез эшегез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч.
Сез—алтын багана, гаиләдә сез –терәк,
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк! !
Сезнең тормыш юлыгызда,Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар, гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
Профориентация 20.02.2019

Бүген мәктәбебезгә Казан кооператив институтыннан профориентация буенча кунаклар килделәр. Укучыларның барлык кызыксындарган сорауларына җавап бирделәр.
-
Волейбол ярышлары 16.02.2019

16 февраль көнне Шөгердә узган волейбол ярышларында безнең мәктәп укучылары алдынгы урыннарны алып кайттылар. Кызлар командасы икенче, ә егетләр командасы өченче урын алды. Молодцы, котлыйбыз!!!
-
Фотокүргәзмә 16.02.2019

Гражданлык-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә "Заманча солдат" һәм "БВС минем гаиләдә" исеме астында фотокүргәзмә оештырылды.
-
15 февраль-Муса Җәлил туган көне 15.02.2019

15 февраль күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 1-9 классларда тәрбия сәгате булып узды. Укучылар М.Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы турында презентация карадылар, герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.














