Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-93 |
| E-Mail: | GT.Sharifullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Гульнара Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 776 учащихся |
| У нас учат: | 42 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Әйдә ШаяРТ 29.04.2019

2019 елда Шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы хәрәкәтенә 25 ел тула. Әлеге проектны яңарту һәм аудиториясен киңәйтү максатыннан лига уеннарын Татарстан Республикасы районнарында уздыру кысаларында 25-27 апрель көннәрендә 11 нче гимназиядә Лениногорск муниципаль районының мәктәп укучылары арасында беренче этабы үтте. «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының беренче этабында өч команда катнашты: “Татар time” (11 нче гимназиянең 8-9 класс укучылары), “Гөбәдия 02” командасы (11 нче гимназиянең 10 класс укучылары), “Бишбармак” командасы ( 7 нче мәктәп һәм ЛПК укучылары). «Әйдә Шаярт!» Татар КВН лигасының редакторы Ильяс Хәсәнов укучылар белән өч көн укулар һәм мастер-класслар уздырды, аларны уеннарга әзерләде.
27 нче апрельдә өч команда көч сынашты. 1 урынны “Татар time” командасы яулады. 2 урынга “Гөбәдия 02” командасы лаек булды, 3 урынны “Бишбармак” командасы алды.
-
Tатар теле һәм әдәбияты декадасы 29.04.2019

11 нче гимназиядә 15-29 апрельдә татар теле һәм әдәбияты декадасы уздырылды. Декада кыйссасында түбәндәге чаралар уздырылды:
№
Уздырыласы чаралар
Үткәрү формасы
Үткәрү вакыты
1
Декаданы башлап җибәрү;
“Туган телеңне ярат!”
линейка
15 нче апрель
2
Т. Шамсуаровның иҗат кичәсе
“Туган ягым шагыйре”
әдәби-музыкаль кичә
16 нчы апрель
3
“Тукай әкиятләре буйлап”
1-4 сыйныфлар
рәсем конкурсы
17 нче апрель
4
Башлангыч класс укучылары арасында “Моңлы Тукай теле”
шигырь бәйгесе үткәрү
бәйге
18 нче апрель
5
Туган телдә башкарылган фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгышлар
чыгыш
19 нчы апрель
6
Татар китабы көне
китап күргәзмәсе
20 нче апрель
7
“Иң грамоталы укучы” бәйгесе
(тоталь диктант) 8-11 сыйныфлар
диктант яздыру
22 нче апрель
8
Тукай укулары.
шигырь бәйгесе
23 нче апрель
9
“Гомерендә - халкы язмышы,
Җырларында-халкы моңнары”.
7-8нче сыйныфлар
Г. Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль уен
24 нче апрель
10
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”
5-7 нче сыйныф укучылары
иншалар конкурсы
25 нче апрель
11
Тукайга багышланган видеороликлар күрсәтү, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештыру
күргәзмә
26 нчы апрель
12
Декадага йомгак. Укучыларның хезмәтләрен бәяләү, мактаулы грамоталар, бүләкләр тапшыру.
йомгак ясау, линейка
29 нчы апрель
Гимназия укучылары һәр чарада да бик теләп катнаштылар. Бүген гимназиядә декадага йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә мактаулы грамоталар тапшырылды.
“Тукай әкиятләре буйлап” рәсем конкурсында
Нигъматуллина Зәринә, 4Б сыйныф – урын,
Ерохин Арсений, 2В сыйныф- II урын,
Телентюк Дмитрий, 2В сыйныф- III урын,
Загретдинова Азалия, 1А сыйныф - III урын,
Лазарева Валерия, 2 Б сыйныф-III урын.
“Иң грамоталы укучы” (тоталь диктант) бәйгесендә
Минәхмәтова Эльвира, 10 сыйныф - I урын ,
Фазлыева Ралина, 8А сыйныф - I урын,
Таганова Илмира, 8А сыйныф - II урын,
Вилданова Наилә, 10 сыйныф - II урын,
Вилданов Илназ, 8Б сыйныф- III урын.
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” сочинение бәйгесендә
Мостафина Алсу, 7А сыйныф - I урын,
Шакирҗанова Азалия, 6А сыйныф - I урын,
Әмирханов Айнур, 5Б сыйныф- I урын,
Шәрифуллин Азат, 5А сыйныф - I урын,
Зарипова Лиана, 7А сыйныф -II урын,
Җиһаншин Рәлиф, 5Б сыйныф- II урын,
Билалова Камилә, 6А сыйныф- III урын,
Нәбиуллина Мәликә, 6Б сыйныф-III урыннарны алдылар
“Гомерендә - халык язмышы, җырларында-халык моңнары” интеллектуаль уенында I урын-7А сыйныф укучылары яулады.
Шулай ук укучыларыбыз муниципаль Тукай укуларында да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Котлыйбыз!!! 29.04.2019

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган республикакүләм «Моңлы саз чыңнары» конкурс уздырылды. Сыйныфтан тыш чаралар, сценарийлар һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган иде. Әлеге конкурсның “Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәләре” номинациясендә 11 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Зәлифә Мөнәвис кызы III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ул конкурска “Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсен тәкъдим иткән иде. Зәлифә Мөнәвисовнаны җиңүе белән котлыйбыз.
-
День посадки леса 27.04.2019

Ежегодно в республике проходит акция «День посадки леса», целью которого является воспроизводство и приумножение лесных ресурсов республики, воспитание бережного отношения к лесу, привлечение внимания общественности к проблемам его сохранения и улучшение экологической обстановки в целом.
В рамках акции «Всероссийский день посадки леса» в гимназии № 11 27 апреля 2019 года было проведено озеленение территории гимназии учащимися 8 класса, под руководством директора гимназии Хайбрахмановой Ф.Р. и учителя биологии Галимовой Л.Р. было высажено 10 саженцев рябины и 10 елей, предоставленных ГБУ «Лениногорский Лесхоз».
-
“Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь, Син Һаман сау безнең күңелдә...” (Хәсән Туфан)
26.04.2019
26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул исәптән гимназиянең беренче катында Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. 1-11 нче класслар өчен Г. Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар, видеороликлар күрсәтелде.
-
«Гомерендә - халык язмышы, җырларында - халык моңнары» интеллектуаль уены 24.04.2019

Татар милләтенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 26 нчы апрель көнне 133 ел тула. Шул уңайдан 11 нче гимназиядә 24 нче апрель көнне «Гомерендә - халык язмышы, җырларында - халык моңнары» дигән интеллектуаль бәйге узды. Бәйгедә 7 А һәм 8 А сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.
Бәйгедә 7А класс укучылары җиңүгә иреште. Булдырдыгыз! Афәрин!!
-
ТУКАЙ УКУЛАРЫ
24.04.2019
23 нче апрель көнне Зәй шәһәрендә укучыларның X Регионара фәнни - гамәли конференциясе «Тукай укулары» булып узды. Әлеге укуларда 11 нче гимназия укучылары да катнашты: 3А класс укучысы Мөхетдинова Зәмирә (җитәкчесе Әбүләизова Ф.Ш.), 4Б класс укучысы Михайлова Эвелина (җитәкчесе Трофимова З.М.), 9А класс укучысы Мостафина Алинә (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.), 10 класс укучысы Галимов Айдар (җитәкчесе Алексеева И.К).
Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады: 10 класс укучысы Галимов Айдар (җитәкчесе Алексеева И.К) ҖИҢҮЧЕ исемен яулады, 9А класс укучысы Мостафина Алинә (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.) ПРИЗЛЫ урынга лаек булды.
ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
“Моңлы Тукай теле” бәйгесе 19.04.2019

18 апрель көнне гимназиядә Татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында “Моңлы Тукай теле” бәйгесе үтте. Әлеге бәйгенең төп ярышы - Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү булды. Аннары башлангыч класс укучысы төрле яклап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: түбәтәй, алъяпкыч, яулык бизәү; Тукай турында белемнәрен барлау; рәсем ясау кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр балага дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Читаем Валентина Колумба 18.04.2019

В рамках акции, приуроченной ко дню рождения марийского поэта Валентина Христофоровича Колумба, 17 апреля, в МБОУ «Гимназии №11» работниками библиотеки была проведена литературная гостиная «Волшебных слов чудесный мир».
В ходе мероприятия ребята познакомились с жизнью и творчеством писателя, с красотой марийского поэтического слова
-
Таһир Шамсуаров белэн очрашу 17.04.2019

16 нчы апрель көнне гимназиядә танылган шагыйрь, публицист, 35 елдан артык гомерен мәктәп тормышына багышлаган педагог, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, Русия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек шәхес, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы - Таһир Шәмсуаров белән очрашу кичәсе оештырылды. Кичә барышында гимназия укучылары туган ягыбыз шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, Таһир Шәмсуаровның үзе башкаруында, аның шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Әдипнең балалар өчен язган шигырьләре гади тел белән язылган. Шагыйрьнең иҗаты төрле яклап тәрбияли: ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурланырга, хайваннарны, кош-кортларны яратырга өйрәтә. Балалар күңелендә миһербанлылык, әдәплелек, шәфкатьлелек, сыйфатлары тәрбияли. Бәйрәмдә Таһир абыйның кызы – Ләйсән Шәмсуарова да катнашты. Ул укучыларыбыз игтибарына моңлы җырларнын тәкъдим итте. Очрашу бик җылы һәм җанлы төстә үтте. Гимназия укучылары шагыйрьгә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, Таһир абыйның үзенә бүләк ясап, аның әсәре нигезендә “Фронттан хатлар”дип аталган әдәби – музыкаль композиция дә тәкъдим иттеләр. (җитәкчеләре Әхмәтшина Ф.З. һәм Шарапова З.Л.). Кичә ахырында гимназия директоры, Хайбрахманова Флёра Рәхим шагыйрьне узган юбилее белән чын күңелдән котлап, очрашуга килүе очен олы рәхмәтен белдерде. Таһир Шәмсуаровның иҗат чишмәсенең мәңге саекмавын, укучыларын яңадан – яңа иҗат җимешләре белән шатландыруын теләде.
















