Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа №4» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы"Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. Мичурина, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-642-78-70 |
| E-Mail: | S4.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ КСШ №4 |
| Руководитель: | Минимуллина Регина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 514 |
| У нас учат: | 53 |
Школьные новости
Әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашу.
Опубликовано: 05.02.2014Мәктәбебездә Мәдәният елын әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән берлектә ачып җибәрдек. Бүген, ягъни 5 нче февраль көнне, мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар килделәр. Алар Казан университеты доценты, әдәбият белгече, педагогика фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов; шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче, Ф.Хөсни, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ркаил Зәйдулла; атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, сүз остасы, режиссер, композитор, популяр җырлар авторы, “Чаян” журналы редакторы, “Казан утлары” журналының пропаганда бүлеге мөхәррире Алмаз Хәмзин иделәр.
Кичәбез бик күңелле узды: сәхнәдә татар моңы, татар җыры, татар шигыре яңгырап торды. Ә.Закирҗанов үз хезмәте турында сөйләп, чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан дәүләт университетына укырга керергә чакырды. Р.Зәйдулла ялкынлы шигырьләрен укып, үз иҗатына киң колачлы кызыксыну уятты. Ә А.Хәмзин бөтен залны авызына каратып торды, үзе иҗат иткән җырларын башкарды, укучылар да аңа кушылып җырладылар. актив укучыларга истәлеккә китапларын бүләк иттеләр. Укучылар да, кунаклар да бик кәнагәть калдылар.
К списку новостей














