Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа №4» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы"Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. Мичурина, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-642-78-70 |
| E-Mail: | S4.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ КСШ №4 |
| Руководитель: | Минимуллина Регина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 514 |
| У нас учат: | 53 |
Школьные новости
Без Тукайлы халык мәңгегә!
Опубликовано: 30.04.201629 нчы апрель көнне, мәктәбебездә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары ярдәмендә, Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Без Тукайлы халык мәңгегә” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 4 нче А сыйныфы укучылары монтаж өлешен алып бардылар. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен бик яратып сөйләделәр. Аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар. Табышмаклар ярдәмендә Г. Тукайның әсәрләре дә искә төшерелде.
Укучылар 2016 нчы елгы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары белән таныштылар. Менә алар:
Нәҗип Нәккаш – Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, “Ярдәм”һ.б. мәчет дизайны өчен.
Газинур Морат – “Кош хокукы”:шигырьләр һәм поэмалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел) өчен.
Авторлар төркеме: Илья Артамонов (рәссам-проектлаучы), Леухин Александр (рәссам-проектлаучы), Вәлиуллин Фәрит (рәссам-монументалист), Шиһабетдин Рәшид (рәссам-монументалист), Щетинин Игорь (рәссам-монументалист), Ситдыйков Айрат (А. Халиков исемендәге археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил (Казан федералҗ университетының Халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры, Бугров Дмитрий (археолог) – “дорога длиною в тысячелетия” дип аталган экспозицион инсталляция өчен.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды
К списку новостей














