Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Псякская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Пычак урта мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422130, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Псяк, ул. М.Яхина, д. 78 |
| Телефон: | +7(843)-643-42-23 |
| E-Mail: | Spsk.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Псякская средняя школа" |
| Руководитель: | Гаязов Раиль Райнурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 87 обучающихся / 4 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов / 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Псякская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Пычак урта мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
КВН-8 март 10.03.2015

6 март көнне кызлар һәм егетләр “Кыш һәм Яз ярыша” бәйгесендә көч сынаштылар. Ярышта җитезлек, уңганлык, татар халкының җырларын һәм мәкальләрен белү таләп ителде.
-
КВН-башлангыч 10.03.2015

5 март көнне укучылар арасында, 8 Март- Яз бәйрәме уңаеннан, күңелле КВН үткәрелде. Бәйгедә укучылар тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар
-
Бәйрәм котлавы 07.03.2015

Кешелекнең иң мөлаем затлары – сеңел-апаларыбыз, әниләребезнең, әбиләребезнең, тулаем әйткәндә, гүзәллеккә, чибәрлеккә, мәрхәмәтлеккә, түземлеккә дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбыз бәйрәме – 8 нче март – иң олугъ, иң затлы бәйрәмнәребезнең берседер.
Хөрмәтле сеңел-апаларыбыз, әниләребез, әбиләребез! Сезне барыгызны да көтеп алган бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз! Барыгызга да нык сәламәтлек, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге, матур киләчәк телибез. Һәр аткан таң сезгә бәхет китерсен.
- Март башында көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир – табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.
Кар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
-
Стройда йөрү смотры 03.03.2015

25 нче февральдә мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик җыр һәм стройда йөрү смотры узды. Укучылар хәрби командаларны төгәл үтәү, стройда җыр белән йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче команда да табылды.
-
КВН 27.02.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган чаралар планы кысаларында 20 февральдә “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Бәйгедә укучылар зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар, укытучы ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләделәр.
-
олимпиада нәтиҗәләре 25.02.2015

Гарифҗанова Чулпан рус теле, Сиразетдинова Айгөл рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында призер булып кайттылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Гүзәл Хәлимовнаны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, укуларында, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Шигырь бәйрәме 20.02.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган чаралар планы кысаларында 17 нче февральдә мәктәптә каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемендәге шигырь бәйрәме үткәрелде. Кичәдә укучыларга шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында мәгълүмат бирелде, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Бәйгедә җиңгән Касыймов Кәрим районда шигырь сөйләүчеләр ярышында мәктәп данын яклаячак.
-
Урок мужества 20.02.2015

В МБОУ "СОШ с.Псяк" 20 февраля был проведен Урок Мужества посвященный Дню Защитника Отечества
-
Олимпиада җиңүчесе
14.02.2015
Гарифҗанова Чулпан татар теле буенча уздырылган олимпиаданың республика турында призер булып кайтты. Чулпанны һәм аның укытучысы Галимуллин Илназ Робертовичны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Лыжня Кукмора - 2015 12.02.2015

Информация
МБОУ «СОШ с.Псяк» о лыжной гонке «Лыжня Кукмора-2015»
На основании письма МДМиС РТ №127-ШХ от 23.01.2015 г и письма УДМС Кукморского муниципального № 11 от 02.02.2015 года в школе
06.02.2015 прошла лыжная гонка среди учащихся 5-8 классов.
№
Название мероприятия
Участники
Количество участников
1
Лыжная гонка
5-8 кл
30







