• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Математика атналыгы үткәрелде

Опубликовано: 11.12.2015

Кукмара аграр көллиятендә гомуми фәннәр укытуга зур игътибар бирелә.Төрле фәннәр буенча фән көннәре,фән атналыклары үткәрү студентларда булачак һөнәрләренә кызыксыну уята. Шул максаттан бу атнада колледжда математика атналыгы үткәрелде. Атналык вакытында студентлар төрле интеллектуаль уеннарда,конкурсларда бик актив катнаштылар.Атналыкның бер көнендә математика буенча БДИ формасында имтихан алынды. Иң күп балны 421 нче группа студенты Ишматов Олег җыйды һәм ул колледҗда “2015 елның иң яхшы математигы”исеменә лаек булды.

“Математика плюс профилактика” интеллектуаль уенында иң күп балны 522 группа студенты Марданов Ришат алды. Шул ук вакытта крассвордлар төзү, ребуслар чишү, рефератлар язу, презентациялэр төзү, эссе язу һәм геометрик модельләр ясау буенча да студентлар актив катнашты. 512 группа студентлары арасында үткәрелгән математик КВН да Терентьев Алевтинга тиңнәр булмады.
481 группа һәм 412 группа студентлары арасында уткәрелгән математик чемпионатта 481 группа студенты Гарипов Илшат җиңүче булды.
Шул ук вакытта”Вот задачка.ру” сайтында үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасында 521 группа студенты Фатихов Айнур актив катнашты һәм сертификатка лаек булды.
Гомумән алганда атналыкта студентлар бик актив катнаштылар. Алга таба да егетләргә уңышлар теләп калам.



К списку новостей