• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Талант ияләрен эзлибез

Опубликовано: 15.09.2015

Көзнең җылы, матур, кояшлы ае ахырына якынлашып килә. Кукмара аграр көллиятендә дә укулар башланып, матур гына дәвам итә. Әле яңа гына килгән беренче курс студентлары үзләрен һәр яклап күрсәтергә өлгерделәр дә инде. Кичә көллиятебездэ “Без талант ияләрен эзлибез ” дип аталган конкурс булып узды. Аның темасы  “Күңел тынычлыгы өчен яхшылык ”дигән иде.  Бер яктан уйлап карасак, яхшылык һәм талант бәйләнмәгән дә кебек, тик бу бер ягы гына, ә икенче яктан күз салсак кешенең күңеле яхшылыкка омтылган чакта гына ул үзенең талантын ача ала. Менә шундый девиз астында күңелле генә конкурс узды. Конкурс булгач, әлбәтта, җиңүче дә, җиңелүче дә була. 1-нче урында: 501 нче группа кызлары ,2-нче урында: 512 нче группа егетләре , ә 3-нче урында 541 нче группа белән 531 нче группа укучылары булды. Барлык катнашкан студентларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез, аларга алга таба бары тик уңышлар гына теләп калабыз.



К списку новостей