Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
1 сентябрь – Белем көне
Опубликовано: 03.09.2015Бүген Кукмара аграр көллияте берсеннән-берсе чибәр, күркәм кызларны, батыр, уңган егетләрне яңа уку елына үзенең ишекләрен киң ачып каршы алды. Бүген Белем бәйрәме белән беррәттән очрашу, дуслашу, танышу, алдынгыларны зурлау һәм бүләкләү, хөрмәт һәм рәхмәт өләшү бәйрәме дә иде. Яңа уку елына көллиятебез ишекләрен 491 укучы белән ачып җибәрә, шуларның 161-е беренче курска укырга килүче техник-механик, авыл хуҗалыгы эшләре мастеры, тегүче, төзелеш эшләре мастеры, автомеханик, пешекче белгечлекләренә укырга теләк белдергән егетләр-кызлар.
Бәйрәмгә күп итеп кунак килсә - күнелле була. Безнең бәйрәмебезгә дә районның һәм республиканың мөхтәрәм кешеләре килгәннәр иде.
Кунаклар арасында Кукмара муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Халиуллин Рафак Шамилевич, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Хусаинов Нафик Факилевич, Янил авылы муниципаль җирлек идарәсе башлыгы Курбанов Ильгизәр Халитович, җаваплыгы чикләнгән “Восток” ширкәте җитәкчесе Леонтьев Алексей Иванович, “Әсәнбаш” хуҗалыгыннан килгән җитәкче урынбасары Сабирзянов Нурсил Наилевич, “Хыял” тегү фабрикасы җитәкчесе Голов Рафаэль Анатольевич, Саба районы “Евлаштау” хуҗалыгыннан килгән житәкче Ильдар Госманович бар иде. Килгән кунаклар үзләренең теләкләрен укучыларга җиткерделәр, җәйге ял вакытында хуҗалыкларда эшләгән укучыларны бүләкләп киттеләр.
Шулай итеп, Кукмара аграр көллияте яңа уку елын гөрләтеп башлап җибәрде. Яңа уку елында без укучыларга саулык-сәламәтлек, яңа күтәрелешләр, сөенечләр, 4ле-5ле билгеләренә генә укып, яхшы белгеч булуларын теләп
К списку новостей













