• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Кукмара аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе булып узды

Опубликовано: 29.06.2015

2015 елның 25 июне көнне Кукмара аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Җәйнең шушы матур вакытында кулларына “һөнәр иясе” дип язылган дипломнарын 4 төркем укучылар алды. Алар безнең 3 ел буе әлеге көн турында хыялланган  хисапчы кызларыбыз, 4 ел буе шушы көнне көткән техник –механик егетләребез һәм инде безнең 5 ел дәвамында тырышып укыган 021 нче группаның техник –механиклары.

Бәйрәмебезгә килгән кунаклар арасында Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру бүлеге деканы Яхин Сергей Мирбатович та бар иде. Ул чыгарылыш курс укучыларына үзенең котлауларын җиткерде, университет тормышы белән таныштырды һәм укучыларны үзләренә укырга чакырды. Сергей Мирбатович белән бергә университетның кабул итү комиссиясе вәкилләре дә бар иде. Бүген кулларына Кукмара аграр көллиятенең дипломын алган укучыларыбызның күбесе үз теләкләре белән  Казан дәүләт аграр унивирситетына укырга керергә гариза язып, документларын тапшырдылар. Бу мөмкинчелек чыгарылыш курс укучылары өчен зур сөенеч һәм бүләк булды, чөнки аларга бернинди ЕГЭ сыз, тестирование нәтиҗәсендә генә университетка укырга керү мөмкинлеге ачылды. Бүгеннән 38 укучыбыз аграр университет студентлары дисәк тә ялгыш булмас. Кыскартылган уку программалары буенча алар укуларын дәвам итәчәкләр.
Шулай ук кичәбездә районыбызның “Хезмәт даны”редакциясыннан килгән кунагыбыз Нургалиева Л.В. да бар иде. Әлеге бәйрәм турында информацияне без район газетасының киләсе саныннан укый алачакбыз.
Бәйрәмебездә катнашкан җирле үзидарә башлыгы Курбанов И.Х. ның теләкләрен дә укучыларыбыз бик җылы кабул иттеләр.
Кичәбез бер яктан - балачак белән хушлашу булса , икенче яктан - олы юлга аяк басу иде. Чыгарылыш курс студентларына  без алдагы көннәрендә бары тик уңышлар, сикәлтәсез тормыш сукмагыннан сәламәтлек белән гел алга атлауларын теләп калабыз.



К списку новостей