• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Казан шәһәрендә II җәйге Спартакиада уеннары уздырылды

Опубликовано: 02.06.2015

2015 елның 30 май – 1 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә урнашкан “Универсиада авылында” урта һөнәри уку йортлары арасында уздырылучы икенче җәйге Спартакиаданың финал этабы булып узды. Әлеге ярышларда 78 уку йортыннан 1100 спортчы катнашты. Спортчылар өч көн дәвамында 5 спорт төре: волейбол, йөзү, җиңел атлетика, милли көрәш, баскетбол буенча көч сынаштылар. Кукмара аграр көллияте командасы әлеге спартакиадага ныклы әзерлек белән килде. Безнең йөзүчеләребез гомуми зачетта 4 нче урынны, көрәшче егетләр 2 нче призлы урынны яуладылар.

 

Волейболчы егетләребезгә тиңнәр булмады, алар зур осталык кәрсәтеп авыл командалары арасында абсолют җиңү яуладылар. Спаркакиаданың барлык төрләрен исәпкә алып гомуми урыннар билгеләнде. Кукмара аграр көллияте зур тырышлык күрсәтеп 3 нче призлы урынны яулады, кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Көллиятнең администрациясе исеменнән спартакиадада катнашкан студентларга һәм  аларны әзерләгән тренерларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!



К списку новостей