Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Ачык ишекләр көне
Опубликовано: 08.06.20154 июнь көнне көллиятебездә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чарага районыбызның күп кенә мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар, мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Р.М., авыл хуҗалыгы идарәсеннән Халиуллин Р.Ш., “Хыял” тегү фабрикасы җитәкчесе Голов Р.А., “Кукморстройком” җитәкчесе Ахатов В.М., Казан аграр университеты вәкилләре, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Хусаинов Н.Ф. һ.б. күп кенә кунаклар килгән иде. Бәйрәмебезне көллият буенча экскурсиядән башладык: килгән кунаклар музейда булдылар, спорткомплекста бара торган чыгышларны карадылар, тулай торак, яңа техникалар белән таныштылар.
Килгән кунаклар өчен һәрбер һөнәр буенча аерым мәйданчык әзерләнгән иде. Монда көллиятнең алдынгы укучылары үз һөнәрләренең төп асылы белән таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Яңа техникалар һәрберебез өчен дә кызыклы булды. Кунаклар төрле түгәрәкләрдә йөрүче укучылар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә материаллар белән дә таныштылар. Фикер алышулар бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Кичәбез концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунаклар көллият турында үзләренең матур фикерләрен әйтеп, булачак студентларга уңышлар теләделәр.
К списку новостей













