• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Кукмара аграр көлляте үзенең ишекләрен районыбызның 3нче һәм 5 нче мәктәпләреннән килгән укучыларга ачты

Опубликовано: 18.04.2015

Кукмара районың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә,16-17 нче апрель көннәрендә Кукмара аграр көлляте үзенең ишекләрен районыбызның 3нче һәм 5 нче мәктәпләреннән килгән укучыларга ачты. Мәктәп укучыларына бик эчтәлекле экскурсия  оештырылган иде. Укучылар башта көллияттә нинди һөнәр төрләренә укып булуына мәгълүмәт алдылар.

Соңыннан алар көллиятнең территориясе белән танышып чыктылар, уку кабинетларына кереп дәресләрдә катнаштылар, укытучыларыбыз белән аралашып үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Укучылар бигрәктә лаборатор-практик кабинетлар белән кызыксындылар. Чөнки укучылар андагы техник җиһазларны, макетларны күреп кенә калмадылар, ә һөнәргә өйрәтү мастерларының күзәтүе астында  эшләп тә карый алдылар. Һәм инде шундый тулы, кызыклы көннән соң килгән кунакларыбыз өчен ашхәнәбездә тәмле чәй эчү дә оештырылган иде.  Укучыларга безнең көллият бик ошады. Без үз чиратыбызда аларга имтиханнарын уңышлы гына бирүләрен теләп калабыз һәм безнең көллиятнең укучылары буларак күрербез дип өметләнәбез.



К списку новостей