• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Татар егете-2015

Опубликовано: 05.03.2015

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан студентлар өчен күп төрле бәйгеләр уздырыла. Күптән түгел Казан сәүдә-икътисад техникумында урта махсус уку йортлары студентлары арасында республика күләмендә уздырлган “Татар егете-2015” бәйгесенең сайлап алу өлеше булды. Төрле уку йортларыннан 50 егет туган телләрен, татар халкының тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен белүдә көч сынашты.

Аларның иң осталары бәйгенең финал өлешендә катнашты. Әлеге егетләр арасында Кукмара аграр көллиятеннән Фаттахов Муса да бар иде. Бәйгенең финал өлешенә чыккан 10 егет үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын күрсәтеп көч сынаштылар.
Бәйгенең беренче турында ук егетләрнең барысының да “Татар егете-2015” исеменә лаек булулары күренде. Аларның барысы да бик матур итеп саф татарча сөйлиләр, җыр һәм биюгә дә оста иделәр. Турдагы һәр бәйге мавыктыргыч итеп оештырылган, егетләр барысы да уңган, физик яктан нык булулары белән аерылып тордылар.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча һәр катнашкан егет аерым номинациядә мактаулы исемгә лаек дип табылды. Көллиятебез данын яклаган Фаттахов Мусага “Нәфис сүз остасы” дигән исем бирелде. Мусаны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез.



К списку новостей