Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Тәҗрибә уртаклашу
Опубликовано: 16.01.2015
Гали авылы Самара өлкәсендә бердәнбер чиста татар авылы. Авылда 700 хуҗалык. Колхозлар таралганга инде шактый вакыт үткән. Халык үз кәсебен булдырган. Зур-зур теплицалар ясап, помидор-кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Заказ белән авылга килеп җыеп алалар. Орлыкларны Мәскәүдән кайтарталар. Күбрәк помидорның “Царин”, кыярның “Герман”, “Матиас”, “Настоящий полковник” сортлары утыртыла. Теплицалар газ белән җылытыла.
Авыл уртасында дини мәдрәсә эшли. Анда төрле өлкәләрдән килеп белем алалар. Авылда спиртлы эчемлекләр сатылмый.
Авыл мәктәбе 3 катлы, яна гына спонсорлар ярдәме белән зур ремонт ясалган. Кабинетлар заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Мәктәп директоры Алтынбаев М.И. авылның һәм мәктәпнең тарихы, укыту методикалары белән таныштырды. Уку рус телендә алып барыла. Түбән классларда татар теле дә укытыла.
“Хәләл” колбаса цехы эшләп килә. 50 дән артык ассортиментта продукция җитештерелә.
Авыл кырында турбаза бар. Кунакларны шунда кабул итәләр. Элеккеге авыл өе, мунчасы, дөя, пони, атлар, күгәрченнәр, балалар өчен ясалган уен мәйданчыгы, тау чаңгысыннан шуу урыны килгән кунакларның күнелендә якты хисләр генә калдыра.
Җитәкчеләр кунакларны матур итеп каршы ала һәм озатып кала беләләр.
К списку новостей













