• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Көллияттә “Бокс” түгәрәге эшли башлады

Опубликовано: 06.02.2015

Кукмара аграр көллиятендә студентларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Егет кешегә сәламәт һәм көчле булсын өчен беренче урында спорт тора. Быел көллияттә “Бокс” түгәрәге эшли башлады. Түгәрәкне тренер Ленар Салихович җитәкли.

Дәресләрдән соң студентлар спорт залына җыела. Иң беренче гәүдәне яздыру һәм җылыту өчен күнегүләр башкарыла. Шуннан соң тренер бокс уены кагыйдәләрен  һәм алымнарын өйрәтә,  ике сәгать сизелмичә дә узып китә. Ләкин әлеге вакыт бушка үтми. Беренчедән-көч тупласак, икенчедән- үзебезне һөҗүмнән сакларга өйрәнәбез. Егетләр бокс белән яратып чын күңелдән шөгыльләнәләр.
Ял көннәрендә укучылар Кукмарадагы “Зилант” спорт комплексына җыелып өстәмә дәресләр алалар. Тренер Ленар Салихович бокска карата кызыксыну уяту өчен барлык көчен куеп эшли.
Безгә шундый мөмкинлек биргән өчен көллиятебез җиткәчесе Азат Халиловичка һәм тренер Ленар Салиховичка бик зур рәхмәт белдерәбез.
Әйдәгез, егетләр, ялкаулыкны җиңеп, дәррәү спорт залына ашыгыйк, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!



К списку новостей