Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Тәҗрибә уртаклашу – яхшы гадәт
Опубликовано: 19.02.2015Безнең коллектив даими рәвештә яңалыклар белән кызыксынып, укыту-тәрбия өлкәсендә булган үзгәрешләрне даими кабул итеп, кулланылышка кертергә омтылып яши. Шул максаттан көллияттә эшләүче директор урынбасарлары: Ганиев Р.М., Галиева А.Х., Гарифуллина Э.Г., Шакиров Р.Р., һөнәргә өйрәтү мастеры Шарипов И.А. Нижнекамский агропромышленный колледжда һәм Мамадыштагы профессиональный колледжда булып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
Нижнекамский агропромышленный колледж коллективы инде берничә ел дәвамында “World Skills” чемпионатында катнашып, җиңү яулап килә. Безнең баруыбызның да төп максаты шушы чемпионат турында кайбер мәгълүматлар алу иде. Коллектив дирекциясе безне бик теләп кабул итте. Үзләрендә булган документлар белән таныштырып, чемпионат буенча кирәкле мәгълүматлар бирделәр.
Мамадыш профессиональ колледжы коллективы белән дә уртага салып сөйләшерлек сүзләребез күп. Бу колледж белән без даими элемтәдә торабыз. Документлар тутыру буенча, практика мәсьәләләрен, тиешле локальный актларны язуны һ.б. бергәләп киңәшәбез.
Әлеге коллективларга без олы рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













