Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Татарча диктант яз!
Опубликовано: 19.10.2019
Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә Кукмара аграр көллияте хезмәткәрләре һәм укучылары да бик теләп катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Әлеге акциядә барлыгы 57 кеше катнашты. 11 хезмәткәр, 46 укучы татарча диктант язды. Катнашучылар арасында иң өлкәне махсус фән укытучысы Шакиров Ринат Нафыйк улы, ә иң яшь язучы 1 нче курс укучысы Хайретдинов Раушан Райхан улы иде. Диктант язу тәмамлангач, катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Диктант язу оешкан төстә узды, катнашучылар күтәренке кәеф белән таралышты.
Киләчәктә “Татарча диктант” акциясендә тагы да зуррак активлык күрсәтербез дип ышанып калабыз.
Шакирова Рәзинә Габделбәр кызы.
К списку новостей













