Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Көллиятебездә туган тел атналыгы узды
Опубликовано: 26.02.2019Көллиятебездә туган тел атналыгы узды. Атналык кысаларында төрле бәйгеләр, викториналар үткәрелде. 721 нче төркем укучылары “Кем күбрәк белә?” интеллектуаль уенында катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә Исекеев Илья – 1 урын, Ахтямов Айзат – 2 урын, Мухаметов Зөлфәт – 3 урын алды. 832 нче төркем укучылары “Иң йомшак звено” уенында үзләренең көчләрен сынадылар.
Алар татар теле һәм татар әдәбияты буенча төзелгән сорауларга җавап биреп Агзамова Айсылу – 1 урын, Файзуллина Нурзидә – 2 урын, Абдурахманходҗаева Нәргизә – 3 урынга лаек булдылар. 881 нче төркемдә үткәрелгән “Тел-күңел көзгесе” лексик бәйгедә укучылар лексикология бүлеге буенча белемнәрен тикшерделәр. Сүзләргә синоним парларын таптылар, фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлаттылар, алфавитны төрле интонация белән укып үзләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә тигез баллар белән ике команда да җиңүче булып табылды. Укучылар өчен Габдулла Тукай иҗаты буенча чайнворд һәм кроссворд, Муса Җәлил иҗаты буенча викторина сораулары, кроссворд һәм башваткычлар төзелде. Атналык укучылар өчен кызыклы һәм файдалы үтте.
К списку новостей













