• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Ачык дәрес

Опубликовано: 25.02.2019

Кукмара аграр көллияте укытучысы Шакирова Рәзинә Габделбәр кызы, 832 нче төркем укучылары белән Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максаты Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү. Укучыларның тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирү сәләтләрен үстреү һәм туган туфрак, туган тел, ата-анага хөрмәт хисләре тәрбияләү иде. Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм укучыларны  кызыксындыру өчен эшләнелгән.

Дәрес этаплары бер-берсе  белән тыгыз бәйләнештә торалар. Билге кую, бәяләү формаларын дөрес сайланган. Укытучы күрсәтмә  чараларын уңышлы, максатка ярашлы итеп кулланган. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барылды. Дәрестә куелган максатларга  иреште. Дәрестә укучылар түбәндәге нәтиҗәне ясадылар. Димәк, халыкның рухи байлыгы саекмаска тиеш. Һәр милләт үзенең үткәнен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебезгә ихтыяҗ кимеде. Телебезне үлемгә дучар итмәскә иде. Тел бетсә – милләт тә бетә. Безгә шуны онытырга ярамый. . Әсәрдә моңа аваздаш символик образ бар (учак). Әйе, өмет калсын, ул бар әле, өметне өзмик. Әти-әниләрне  зурлап, хөрмәт итеп яшик!



К списку новостей