Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
“Ягез әле, егетләр” бәйгесе
Опубликовано: 24.02.2019Кукмара аграр көллиятенең тулай торагында яшәүче укучылар өчен, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, егетләр арасында “Ягез әле, егетләр” бәйгесе уздырылды. Бәйге төрле уеннар, җыр-биюләр белән аралаштырып, кызыклы итеп оештырылды. Чүкеч белән кадак кагу, бәрәңге әрчү, кызларга прическа ясау, кызлар белән танышу, бер хәрефтән башланган сүзләр белән генә сорауларга җавап бирү һәм башка төр кызыклы уеннар оештырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Халиуллин Инсаф – 1 урын, Фахриев Әмирхан – 2 урын, Гарипов Алмаз – 3 урын, Ногманов Кәрим – 4 урын, Каюмов Нияз – 5 урын алдылар. Студентлар өчен оештырылган бу бәйге бик күңелле үтте.
К списку новостей













