• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Ата-ана – студент – укытучы...

Опубликовано: 22.11.2017

Шушы “педагогик өчлек” бер-берсен ишетеп, тыңлап, аңлап-аңлашып эшләгәндә генә укыту-тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Гаилә баланың көллият тормышында, укыту-тәрбия эшендә актив катнашучы булырга тиеш. Безнең студентларның әти-әниләре моны яхшы аңлый. Бу атнада көллияттә башланып киткән ата-аналар җыелышында да алар бик теләп катнашалар.

22 нче ноябрь көнне үткәрелгән җыелыштан 622 нче төркем егетләренең әти-әниләре балаларының уңышлары өчен сөенеп, тыныч күңел белән кайтып киттеләр. Әйе, егетләр укуда да тырышлар, спорт өлкәсендә, укудан тыш чараларда да актив катнашалар, сәбәпсез дәрес калдырмыйлар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманов Азат Назирович та үзенең чыгышын шушы сүзләрдән башлады. Ул тагын бер кат көллиятнең эчке тәртипләре белән таныштырды, студентларның хокук-бурычларын ассызыклап үтте, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Төркем җитәкчесе Рахимова Рузилә Рәсүл кызы группаның 2016-2017 уку елының уңышлары,яңа уку елына бурычлар белән таныштырып үтте.  Группа мастеры Фәрит Мөнәвир улы төркемдә килеп чыккан вак проблемалар буенча әти-әниләр белән фикер алышты. Җыелыш ышанычлы, дустанә мөнәсәбәттә узды. Балаларының укуы белән һәрдаим кызыксынып, аралашып торучы әти-әниләр булганда төркем җитәкчесенә дә эшләргә җиңел, нәтиҗәләр дә күзгә күренә. Җыелышка тулы составта килгән әти-әниләргә олы рәхмәтемне җиткерәм.



К списку новостей