Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Без янә телевидениедә!!!
Опубликовано: 20.03.2017ТНВ каналында баручы “Башваткыч” тапшыруын күпләр яратып карыйдыр.Һәр атна эфирга чыгучы бу тапшыруны караганда: “Эх, бер катнашсаң иде бу тапшыруда!”-диючеләр дә аз түгелдер. Бу бәхет безнең көллият студентларына да елмайды.Тапшыруда катнашу өчен студентларыбыз арасыннан иң-иңнәрен генә сайлап, тугры җанатарларыбызны туплап, без 15нче мартта Казанга юл алдык. ТНВ каналы урнашкан бинага килеп җитү белән, иң куандырганы һәм бераз гына аптыратканы шул булды - биредә эшләүчеләр барысы да татарча сөйләшә! Бинада чып-чын татар мөхите хөкем сөрә. Тапшыруны экраннардан карау бер булса, төшерү бөтенләй икенче икән! Программаның авторлары, операторлар үз эшләрен белүче, катнашучылар өчен җан атып торучы кешеләр булып чыкты.
“Башваткыч”та 422нче группа студентлары Гарипов Рәмис, Мотигуллин Рамазан һәм 522нче группадан Саттаров Җәмил катнашты. Егетләр төшерә башланганчы бик дулкынлансалар да, төшерү барышында үзләрен бик иркен һәм гади тоттылар. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзе дә авыл егете булгангадыр инде, сөйләшер өчен уртак темалар тиз табылды. Егетләр авыл хуҗалыгына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр, көллият турында сөйләделәр һәм әлбәттә инде, узләренең җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Без сезгә бөтенесен дә сөйләп, кызыгын бетермибез. Якын араларда тапшыру экраннарга чыгачак, барыгызны да тапшыруны карарга һәм үзебезнен егетләр өчен җан атарга чакырып калабыз!
К списку новостей













