• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Яңа 2017 ел белән сезне!

Опубликовано: 12.01.2017

Һәр елны декабрь ахырында Иске елны озату һәм Яңа елны каршы алу кичәсен үткәрү көллиятебездә традициягә керде. Быел да 30 декабрь көнне коллектив белән җыелып Кукмарадагы киез итек фабрикасы кафесында бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмебезне көллиятебезнең җитәкчесе Гатин Азат Халилович ачып җибәрде. Узган елга кыскача йомгак ясап, коллективны Яңа 2017 ел белән котлады. Бәйрәм кичәсен районыбызның танылган алып баручылары Файзелхак Нугманов һәм Алмаз Харисовлар җыр һәм кызыклы уеннар белән бәйләп, күнелле итеп алып бардылар. Бәйрәмдә шулай ук җитәкчебез тарафыннан Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Кичә бик күнелле узды. Коллектив исеменнән җитәкчебез Азат Халиловичка һәм оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.



К списку новостей