Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Шушы яктан, шушы туфрактан без...
Опубликовано: 18.11.201617 ноябрь көнне МБГББУ “Янил урта мәктәбе “базасында “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” татар теле укытучылары, китапханәчеләр, педагог оештыручыларның берләштерелгән семинары булып узды. Безнең көллияттән семинарда укытучы Сөләйманова А. Э. һәм педагог- китапханәче Гадиятуллина Д. М. катнаштылар. Семинарда үткәрелгән чаралар бик эчтәлекле һәм кызыклы булды - татар теле дәресе “Сүзтезмәләрне кабатлау”; китап укучылар конференциясе - “Ачык капка” әсәре буенча фикер алышу; “Көн дә игелекле эшләр кыл!” – балалар ошмасы җыены.
Чаралар тамашачылар күнелен тиз яулады. Иң кызыклысы – балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу булды. Ул үзенең яңа китабын тәкдим итте. Чараларда катнашкан укучылар үзләренең сәләтләре белән тамашачыларны таң калдырдылар. Семинарда “Азатлык радиосы” журналисты Газизов Г., “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Мәҗитов Ф., Кукмарадагы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Җиганшина З., Янил авыл җирлеге рәисе Курбанов И., ветеран – укутучы Абдуллина Ф. һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Барлык кунаклар исеменнән мәктәп дирекциясенә һәм оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













