Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
“Беренчелек” халыкара олимпиадасы
Опубликовано: 17.11.2016
Туган җирең Татарстанда яшәп, андагы дәүләт телен ничек өйрәнмәскә? Күп тел белгән саен, син башка халыкларның да мәдәниятын, тарихын үзләштерәсең дигән сүз. Монысы инде кешенең ни дәрәҗәдә киң карашлы һәм тирән белемле икәнен аңлата. Кукмара аграр көллияте студенты Федотов Игорь татар телен өйрәнүгә карата әнә шундый фикердә.
Рус теллеләр өчен татар теле буенча “Беренчелек” халыкара олимпиадасында катнашучыларны ул татар телен бик яхшы белүе белән таң калдырды. Бер Игорь гына түгел, көллиятебезнең 9 студенты бу халыкара олимпиадада катнашып, төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Олимпиада биремнәрен алар он-лайн режимда, үз көчләре белән башкардылар. Әйтергә кирәк, биремнәр шактый катлаулы һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Катнашучылар арасыннан Елисеева Кристина, Елисеева Оксана, Шарафиева Илвира, Загирова Фәнзия, Михайлов Рома, Фатихов Айнур, Акберов Флюр, Фатхерахманова Филсинә I дәрәҗә, Федотов Игорь II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
К списку новостей













