Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
“Алло, без талантлар эзлибез!” дип исемләнгән конкурс үткәрелде
Опубликовано: 16.09.2016Көллиятебездә укулар матур гына дәвам итә. Беренче курс укучылары да көллият тормышына ияләшеп баралар. Уку белән беррәттән төрле чараларда актив катнашырга тырышалар. Шушы көннәрдә 1-курс укучылары өчен “Алло, без талантлар эзлибез!” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Укучылар бу конкурска ныклап әзерләнделәр. Җитәкчеләре Алисә Александровна ярдәме белән матур-матур концерт номерлары өйрәнделәр.
Һәрбер группа алдынгылыкны алу өчен үзеннән күп көч кертте. Шулай да, бәйгеләр һәрвакыт җиңүче һәм җиңелүчеләрдән тора. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1-урында-631 группа, 2-урында-601 группа, 3-урында-622 группа. Динар Антонов (622 группа), Алия Шарафетдинова (601 группа), Алевтин Давыдов (612 группа), Юлия Яруллина (531 группа) үзләренең матур җырлары, Индира Хазиева (601 группа), Ильнар Давлятов (681 группа), Гүзәл Натфуллина (531 группа) нәфис сүз осталыклары, Даниль Габдулхаков (622 группа), Юлия Яруллина, Гүзәл Натфуллина (531 группа), Владислав Моҗаров (681 группа), удмурт вольклор ансамбле (601 группа) биюгә сәләтләре белән тамашачыларны таң калдырдылар. Алдагы чараларда да актив катнашуыгызны теләп калабыз.
К списку новостей













