Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
1 сентябрь көнне Кукмара аграр көллияте яңа уку елын гөрләтеп башлап җибәрде
Опубликовано: 01.09.2016
1 сентябрь көнне Кукмара аграр көллияте яңа уку елын гөрләтеп башлап җибәрде. Бу көндә без барыбыз бергә иң якты һәм шатлыклы Белем бәйрәмен билгеләп үттек.. Яңгырлы, болытлы көн булуына карамастан, бәйрәм бик куңелле узды. Тантаналы линейкада 480нән артык укучы катнашты. Шуларнын 122-е беренче курска укырга килүче техник-механик, авыл хуҗалыгы эшләре мастеры, автомеханик, пешекче, тегуче белгечлекләренә укырга теләк белдергән егетләр-кызлар.
Бәйрәмгә күп итеп кунак килсә - күнелле була. Безнең бәйрәмебезгә дә районның һәм республиканың мөхтәрәм кешеләре килгәннәр иде.
Кунаклар арасында Кукмара муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Халиуллин Рафак Шамилевич, Янил авылы муниципаль җирлек идарәсе башлыгы Курбанов Ильгизәр Халитович, җаваплылыгы чикләнгән “Восток” ширкәте җитәкчесе Леонтьев Алексей Иванович, “Хыял” тегү фабрикасы җитәкчесе Голов Рафаэль Анатольевич, Саба районы “Евлаштау” хуҗалыгыннан килгән житәкче Ильдар Госманович бар иде. Килгән кунаклар үзләренең теләкләрен укучыларга җиткерделәр, җәйге ял вакытында хуҗалыкларда эшләгән укучыларны бүләкләп киттеләр.
Яңа уку елы алдында барыгызга да саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телибез. Иң югары белем баскычларын җиңел генә яуларга, изге, кыю уй-теләкләрегезне тормышка ашырырга язсын!
К списку новостей













