Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Габдулла Тукайның тууына 130 ел
Опубликовано: 18.05.2016
Республиканың “Сәләт” йортында республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Әлеге чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан оештырылган иде.
Чара әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларга юнәлеш күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвык тәрбияләү, яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан уздырылды. – Бу чараны уздырырга алынган кешеләргә мин бик рәхмәтле. Без кечкенәдән Тукай әсәрләрен укып үстек. Катнашучыларга уңышлар теләп калам, – дигән теләкләрен җиткерде бәйгенең жюри рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов.
Жюри составына шулай ук Г.Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасы җырчысы Зөлфия Вәлиева, К.Тинчурин театры актеры Гөлчәчәк Хафизова, шушы ук театр режиссеры
Резедә Гарипова, шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах кергән иде.
Катнашучылар бәйгедә берничә төркемгә бүленеп (7-10, 11-14, 15-17, 18-22 яшь категорияләре буенча) катнашты. Бәйгегә барлыгы 200гә якын эш килгән, катнашучыларны портфолиолары буенча сайлап алганнар. Әгәр бер үк шигырьне берничә катнашучы сайлап алса, бу вакытта инде әлеге әсәрне сөйләүне видеога төшереп җибәрергә кирәк булган.
Әлеге бәйгедә җиңүчеләргә исә акчалата бүләкләр каралмаган. Аларга бары тик сувенир продукциясен генә тапшырачаклар. Катнашучылар географиясенә килгәндә, Татарстаннан кала, Башкорстстан да бик актив. Моны оештыручылар Туймазыда “Сәләт” клубының эшләп килүе белән аңлата. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарыннан да катнашучылар бар.
Көллиятебез студенты Фәттахов Муса бу конкурста 18-22 яшь категориясендә 2нче урын алды. Чарага кунак булып килгән Г.Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов, Алмаз Гәрәев, Наилә Гәрәева да алар белән очрашу барышында Мусаның башкаруын тыңлап, үзләренең соклануларын белдерделәр.
К списку новостей













