• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

КФУда "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме

Опубликовано: 15.04.2016

14 апрель көнне сәгать  Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмне әлеге институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге татар тел белеме кафедрасы оештырды. Чарада республикабызның урта махсус һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

Алар Габдулла Тукай шигырьләрен яки аларның төрле телләргә тәрҗемәләрен, шулай ук халкыбызның бөек шагыйренә багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.Быел миллләттебезнең милли символына әверелгән бөек Тукайның 130 еллык юбилее. Шуңадырмы, әлеге чара, башка еллардан аермалы буларак, катнашучыларның саны һәм географиясе белән аерылып торды. Бәйрәмдә республикабызда яшәүчеләр генә түгел, Кытай, Төрмәнстан, Армениядән килеп белем алучы студентлар да бар иде. Алар Тукай әсәрләрен татар, рус, удмурт, мари, әрмән, япон,инглиз телләрендә яңгыраттылар. Конкурсантларга мөхтәрәм жюри: педагогика фәннәре докторы, профессор Ч.М.Харисова, филология фәннәре кандидаты, доцент Кадирова Э.Х., филология фәннәре докторы, професссор Галимуллин Ф.Г., филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы Халисә Ширмән  бәя бирде.
Безнең уку йортыннан бу конкурста  4 укучы катнашты. Тукай әсәрләрен Муллиева Регина - рус телендэ, Каримов Марат - мари, Алексеев Андрей – удмурт, Фаттахов Муса – татар телендә сөйләделәр. Әлбәттә, югары уку йортларының филология бүлеге студентлары белән көч сынашу бик авыр булды. Тик шулай да укучыларыбыз үзләрен сынатмыйча, лаеклы чыгыш ясадылар. Ә Фаттахов Муса  “Ысуле кадимче” әсәре  белән тыңлаучыларны һәм  жюрины  таң калдырды. Нәтиҗәдә,  Муса- беренче! Җиңүчеләрне бүләкләү  26нчы апрель – Тукай туган көнендә КФУ ның актлар залында булачак.
Апрель ае бездә һәрвакыт туган тел ае буларак билгеләп үтелә. Укучыларыбызда туган телләренә мәхәббәт, хормәт уятуда  Тукай иҗатының роле бәяләп бетермәслек зур. Шуңа да без аны хаклы рәвештә милләтебезнең әйдаманы, рухи әләмчесе дип атый алабыз.
Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Алмазия Энгелевна



К списку новостей