Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
«Без – бәхетле буын” фестивале
Опубликовано: 11.03.2016Чаллы шәһәрендә республика колледжларында, техникумнарында белем алучылар арасында “Без - бәхетле буын-2016” фестиваленең зона этабы узды. Икенче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйгедә Чаллы шәһәренең уку йортлары, ут күршеләребез булган Саба аграр көллияте һәм узебезнең Кукмара аграр көллияте студентлары чыгыш ясады.
Конкурс шартлары буенча 20-25 минутлык программада вокал, хореография, театр, оригиналь жанр номерлары булырга тиеш. Арт-профи һәм һөнәри-техник белем бирүгә багышланган күргәзмә юнәлешләренә аерым бәя бирелә. Күргәзмәгә килгәндә, ул Чаллы педагогия көллияте бинасының беренче катында урнашты. Аңа һәр уку йорты шулай ук җаваплы караган. Көллиятебез әзерләгән күргәзмәне жюри әгъзалары да, килгән кунаклар да игътибарсыз калдырмады. Күргәзмәдә көллиятебез тарихына багышланган, “Кар десанты” эзләнү отрядының эшчәнлеген чагылдыручы стендлар, кул эшләре, студентлар тарафыннан уйлап табылган төрле модельләр һәм камыр ризыклары урын алган иде. Кунаклар бигрәк тә көллиятебез гербы формасында ясалган тортны гаҗәпләнеп карады.
Бәйгенең икенче өлешен исә мәртәбәле жюри каршында концерт программасы белән Чаллы педагогия көллияте студентлары ачып җибәрде. Безенең көллият икенче булып чыгыш ясады. Чыгыш алдыннан жюрига бик матур итеп эшләнгән программалар таратылды. Укытучылар һәм укучылар коллективы белән берлектә әзерләнгән җырлы-биюле тамаша көллиятебез тарихы, аның данлы үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында иде. Шушы 20 минутлык чыгышыбызда без Янил авылында төзелгән беренче МТС, өмет тулы сугыш алды һәм авыр сугыш еллары, зур төзелешләр һәм күтәрелешләр белән истә калган 60нчы еллар һәм һәрвакыт заман бергә атлаучы хәзерге көллият тормышын тамашачыга җиткерергә тырыштык. Халык җырларыннан попури, “Уракчы кыз” җыры һәм лирик биюе, аерым җырчыларыбызның чыгышы, яшьләр маршы, флешмоб һәм һөнәрләр модасы, алып баручыларыбызның сәхнәдә үзләрен ничек тотулары залда утыручыларны да, жюрины да таң калдырды.
Бу фестивальнең матбугатта актив яктыртылуы аның республикакүләм мөһим чараларның берсе булуын азсызыклый. Һәм иң куанычлысы, бу матбугат чараларында Кукмара аграр көлиятенең исеме дә бик еш телгә алына.
Җиңүчеләрне жюри соңрак атаячак. 8 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә булачак гала-концерка кадәр тагын берничә зона этабы үтәргә тиеш. Быел барлыгы 80 уку йортыннан катнашуга гариза алынган. Көллиятебез коллективына анда узуларын һәм җиңү яулауларын телибез.
К списку новостей













