Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Ганиев Раиль Миннеранифович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 47 |
Блок новостей
Физика атналыгы
Опубликовано: 21.02.2016Физика атналыгы кысаларында күп кенә чаралар үткәрү планга кергән иде. Шул план нигезендә 522 группада “Туенган пар” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында интерактив тактадан бик рациональ файдаланылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, укытучы исә үз чиратында тулы итеп, тормыштан мисаллар китереп жавап бирде. Дәрестә шулай ук карточка-биремнәре, дәреслек белән эшләү һәм конспект яздыруга да вакыт бирелде. Дәрес методик таләпләр нигезендә үтте.
19 февраль көнне һәр группадан 2-шәр укучы катнашында “Үземнең уен” дигән интеллектуаль бәйге булып узды. Бәйгенең сораулары гомуми физика өлкәсеннән иде. Укучыларның кызыксынуы зур булды. Һәрбер команда алдынгы урынга чыгу өчен көрәште. Нәтиҗәдә: 1 урын-521 группага, 2 урын-531 группага һәм 3 урын-512 группага бирелде.
Физика белән бәйле булган шигырь конкурсында да укучылар бик теләп катнашты. Һәр группа үзенчә матур итеп шигырь әзерләгән иде. Бәйгедә 1 урынны-521 группа, 2 урынны-522 группа һәм 3 урынны-541 группа яулады. Алга таба да укуыгызда уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей













