• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Кукморский аграрный колледж" | Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Кукмара аграр көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Профтехквартал, д.9б
Телефон:
E-Mail: Kukmorskiy.Kolledzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Кукморский аграрный колледж"
Руководитель: Ганиев Раиль Миннеранифович
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 519
У нас учат: 47

Блок новостей

Хәрби-париотик айлык

Опубликовано: 12.02.2016

Февраль аенда ел саен колледж күләмендә үткәрелә торган хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Айлык кысаларында күп кенә чаралар үткәрү планга кертелгән. 9 февральдә үткәрелгән магазин тутыру ярышының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:1-урында: Гаврилов Руслан (321гр)-29с., 2-урында: Бикмухаметов Фаннур(422гр)-31с., 3-урында:Насибуллин Айдар(581 гр)-32с

Группалар арасында: 1-урында 581группа, 2-урында 321группа, 3-урында 422группа. 10 февраль көнне Әфган сугышында катнашкан хезмәттәшебез Хисамиев Фәрит Мөнәвирович призына үткәрелгән Калашников автоматын сүтеп-кору ярышында һәр группадан 2-шәр егет катнашты. Беренче урынны 321 группа егете Гаврилов Руслан(24с.) икенче урынны 221 группадан Сафиуллин Ленар(28с.), өченче урынны 421 группадан Егоров Николай(29с.) алдылар. Группалар буенча: 1 урында-522 группа, 2 урында-541 группа, 3 урында-221 группа. Җиңүчеләргә кубок, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 11 февраль көнне Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз, колледҗның элеккеге укучысы Тәлгать Ахметшин призына кызлар һәм егетләр арасында чаңгы эстафетасы уздырылды. Барлыгы 17 команда катнашты. Егетләр арасында 1-урынны 221 группа, 2-урынны 541 группа, 3-урынны 521 группа яулады. Кызлар да сынатмадылар. 1-урында 501 группа, 2-урында 531 группа, 3-урында 431 группа булды. Алдагы ярышларда да актив катнашуыгызны теләп калабыз.



К списку новостей