Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
| E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
| Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 515 |
| У нас учат: | 46 |
Новостной блок
Музейда батырлык дәресе
Опубликовано: 10.12.2011
9 декабрь, ягъни Геройлар көнендә, без, Ч.Т.Айтматов исемендәге беренче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары, укытучыларыбыз Нәҗметдинова Эльмира Михайловна һәм Саматова Зөлфия Наиловна белән районыбызның төбәк музеена экскурсиягә бардык.
Безне музей директоры Дәүләтшина Ләбүдә Әхмәтфидовна һәм бер төркем музей хезмәткәрләре җылы каршы алды. Экскурсовод Галимуллина Лилия Габдулхаевнаның сөйләве күңелебезгә бик ятышлы булды. Лилия апа безнең бик күп сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.
Экскурсиябез батырлык дәресе формасында оештырылган иде. Без Бөек Ватан сугышы елларында район халкының авыр, тырыш хезмәте, яшәеше турында күп мәгълүмат алдык. Сугыш коралларын күрдек, өчпочмаклы солдат хатларын укыдык, полк уллары Камил Шакиров, Шамил Файзрахмановлар, Советлар Союзы Геройлары-Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Николай Савин, Ибраһим Газизуллин, Заһидулла Фәхретдинов һәм дошман абразурасын үз күкрәге белән каплаган Нух Идрисов турында өстәмә кызыклы фактлар белдек.
Экскурсиядән соң туган ягыбызның батырлар төбәге булуына инандык.
Райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләребездә мәңге җуелмас.
Әдилә Сәләмова
К списку новостей













