Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №7 "Колокольчик" г. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ленина,77 |
| Телефон: | +7(843)-642-71-48 |
| E-Mail: | Kolokolchik.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Колокольчик» г. Кукмор» |
| Руководитель: | Губайдуллина Рузалия Аглиулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 15 |
Доска объявлений
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Увлекательная экскурсия / Мавыктыргыч экскурсия 04.09.2019

Сегодня дошкольники нашего образовательного учреждения побывали на экскурсии в парке им.А.Булатова. Маленькое путешествие в солнечный осенний день оставило у воспитанников много положительных эмоций.
Бүген безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре А.Булатов исемендәге ял паркына экскурсиягә барды. Кызыклы уеннар, атынчыкларда атыну балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
С новым учебным годом! / Яңа уку елы белән! 02.09.2019

Вот и наступил новый учебный год. Наш детский сад после долгих летних каникул встречал маленьких дошколят, которые успели соскучиться за это время по своим друзьям и воспитателям. А также в первый раз переступили наш общий дом маленькие и смышленные почемучки. Для воспитанников был проведен праздник, приуроченный ко дню знаний, который был насыщен интересными играми и шутками. А главным гостем в этот день стал всеми любимый клоун Степа.
Ниһаять, яңа уку елы да башланып китте. Безнең балалар бакчасы озын җәйге яллардан соң янә тәрбияләнүчеләребезгә үзенең ишеген ачты. Балалар бик тә бакча хезмәткәрләрен, дусларын сагынып беткәннәр. Ә инде беренче тапкыр бакчабызга килгән балалар өчен бу көн бигрәк тә истә калырлык булды. Чөнки безгә кунакка яраткан клоуныбыз - Степа килде. Ул үзенең кызыклы уеннары, көлдергечләре белән тәрбияләнүчеләребезнең күңелен ачты. Бәйрәм барчаларыбызга да бик ошады.
-
Педагогический совет / Педагогик киңәшмә 29.08.2019

Сегодня в нашем детском саду прошел первый педагогический совет. На повестке дня были рассмотрены следующие задачи: ознакомление с приказом о проведении педагогического совета; избрание председателя и секретаря педсовета на 2019-2020 уч.год; принятие перечня программ и технологий, используемых в ДОУ; ознакомление пед.коллектива с новыми задачами и обсуждение, принятие годового плана на новый учебный год; рассмотрение и принятие программы доп.образования ДОУ; обсуждение расстановки кадров по группам, комплектование групп.
Бүген бакчабызда 2019-2020 уку елының беренче педагогик киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә алдагы сораулар каралды: педагогик киңәшмәне уздыру приказы белән танышу; киңәшмәнең председателе һәм сәркатибен сайлау; бакчабызда кулланыла торган программалар белән танышу; педагогик коллективны яңа бурычлар белән таныштыру һәм еллык планны раслау һ.б.
-
Медовый спас / Бал бәйрәме 17.08.2019

На Комсомольской площади нашего города сегодня прошел медовый спас, где можно было увидеть выставку разных сортов меда, выставку поделок, костюмов в данной тематике. Наш детский сад активно принял участие в выставке сувенирной продукции, а участники были награждены благодарственными письмами.
Бүген шәһәребезнең Комсомол мәйданында бал бәйрәме узды. Бу чарада бакчабыз хезмәткәрләре кулдан эшләнгән эшләнмәләре белән катнашып, рәхмәт хатларына ия булдылар.
-
Развлечение для детей в парке А.Булатова / А.Булатов ис.паркта балалар өчен бәйрәм 03.08.2019

Лето - это самое веселое время года для наших дошколят, потому что можно вдоволь наиграться, нагуляться. И поэтому коллектив нашего образовательного учреждения в парке им.А.Булатова провел развлечение для детей под названием "Праздник лета". Дошколята с удовольствием играли в разные игры, танцевали, активно участвовали во всех конкурсах. Праздник всем очень понравился.
Җәй балаларыбыз өчен иң күңелле вакытларның берсе. Шул исәптән, безнең балалар бакчасы коллективы А.Булатов паркында кечкенә сабыйларыбыз өчен "Җәй бәйрәме" дип исемләнгән чара уздырды. Балалар бик теләп уеннарда, биюләрдә, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм барлык килүчеләргә дә бик ошады.
-
Театр кукол "Алина" у нас в гостях /"Алина" курчак театры бездә кунакта 05.07.2019

Сегодня в нашем детском саду побывал театр кукол "Алина" из г.Алметьевска. Для воспитанников была представлена музыкальная сказка с большими куклами "Веселый молочник и волшебное молоко". Красивое музыкалное оформление, декорации, артистичное исполнение каждой роли, оставили в дошколятах много положительных эмоций.
Бүген безнең балалар бакчасында Әлмәт шәһәренең "Алина" курчак театры кунакта булды. Балалар өчен бик тә кызыклы, мавыктыргыч, зур курчаклар ярдәмендә музыкаль әкият күрсәтелде. Әкият балаларыбызга бик ошады, бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.
-
Безопасное лето / Куркынычсыз җәй 14.06.2019

Уважаемые родители!
Помните: на Вас лежит ответственность за жизнь и здоровье Ваших детей в период летних каникул; о недопущении оставления детей без присмотра на воде и вблизи водоемов, а также в иных травмоопасных местах, представляющих угрозу жизни и здоровью детей.
Чтобы избежать непредвиденных ситуаций с детьми, убедительно просим Вас: строго контролировать свободное время Ваших детей. Не допускать нахождение их без сопровождения взрослых в вечернее и ночное время с 22.00 до 06.00 часов; разрешать купание на водоемах только в установленных местах и в вашем присутствии; когда ребенок в воде, не спускайте с него глаз, не отвлекайтесь – подчас минута может обернуться трагедией; обязательно объясните детям, что они не должны купаться в одиночку, а также нырять в незнакомом месте; взрослый, который присматривает за купающимися детьми, должен сам уметь плавать, оказывать первую помощь; не позволяйте детям на велосипедах выезжать на проезжую часть дороги; проявляйте осторожность и соблюдайте все требования безопасности, находясь с детьми на игровой или спортивной площадке, в поездке или во время отдыха на природе; не разрешайте детям самостоятельно управлять авто- и мототранспортом; доведите до сведения детей правила пожарной безопасности, поведения в природе (лес, парк, речка) и на улице! Научите оказывать первую медицинскую помощь при несчастных случаях! Контролируйте место пребывания детей; соблюдайте ПДД, правила пожарной безопасности, правила использовании газовых и электроприборов; особую осторожность проявляйте в лесу в связи с ККГЛ (клещи).
Помните!!! Здоровье Вашего ребенка зависит от Вашего постоянного контроля, любви и заботы!!! Берегите своих детей, не оставляйте их без присмотра!
Хөрмәтле әти-әниләр!
Төрле хәвефле һәм куркыныч очраклардан өлкәннәр дә, балалар да сакланып кала алмый. Сезнең балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: балаларыгызны үзен генә өйдә, урамда, машинада калдырмаска тырышыгыз. Балаларыгыз яши торган йорт адресын һәм телефон номерын белүен һәрдаим тикшереп торыгыз. Балаларыгызның фикерен игътибар белән тыңлагыз, аны хуплагыз, сезнең арада бер-берегездән яшерен серләре булмасын. Сезнең балагыз кайбер кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗагать итәргә яраганлыгын белергә тиеш. Мисал өчен: полиция хезмәткәрләре, кибеттәге сатучыга. Җәмәгать урыннарында югалган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген балагызга аңлатыгыз. Балагыз бары тик әти-әни, әби-бабай карамагында гына уйнарга яраганлыгын аңлатырга тиеш. Чит өлкән яшьтәге шикле кеше очраса сакланырга һәм тиз арада качып китергә икәнлеген белергә тиеш. Балаларыгызга, кая, күпме вакытка кадәр киткәнлекләрен әйтеп китергә, караңгыга кадәр кайтырга кирәклеген аңлатыгыз. Әти-әниләр рөхсәт иткән юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балагызга аңлатыгыз. Яктылык аз төшкән урамнардан, кешесез урыннарда йөрмәскә киңәш итегез. Балаларыгыз исләрендә калдырсын: әти-әниләр рөхсәтеннән башка беркайчанда чит кешедән тәмле әйберләр, бүләкләр, акчалар алмаска, машинага утырып китмәскә. Әти-әнидәр юклыгында чит кешеләр белән аралашмаска кирәклеген балагызга аңлатыгыз. Балалагызны ишекне бикләп куярга, өйдә үзе генә булуын чит кешеләргә әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз. Балагызны полиция, янгын сүндерү, шәхси ярдәм күрсәтү машиналарын чакырырга өйрәтегез. Балаларыгызга чит кешеләр чакыруы буенча, аларга ияреп китүнең, машиналарына утырып китүнең, ярдәмләшүнең (югалган эт яки песи эзләшү, әйберләр күтәрешергә булышу, фотога төшү, бергә уйнау һ.б.) куркыныч икәнен аңлатыгыз. Нәрсәдә булса эшләр алдыннан әти-әниләрдән рөхсәт сорарга кирәклеген аңлатыгыз.
Урам игътибарлык сорый.
Зурлар белән барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Сезгә моны игътибарда тотарга кирәк. Шуңа күрә баланы кулыгыздан ычкындырмагыз. Аны кулыннан җитәкләү күпкә ышанычлырак икәнен онытмагыз. Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз һәм юл ягыннан үзегез барыгыз. Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, пешеходный переходтан гына чыгарга кирәк. Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.
Көн режимын саклау.
Көн режимы ул тәүлек буенча ял һәм төрле эш төрләрен чиратлаштыру, регуляр туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Көн режимын саклау баланың дөрес үсешенә ярдәм итә, сәламәтлеген ныгыта, тәртипкә өйрәтә. Көн режимын оештырганда әти-әни истә тотарга тиешле әйберләр: баланың сәламәтлек торышы, аның яшь һәм шәхси үзенчәлекләре; көн режимын төгәл үтәү; бала нинди дә булса бер шөгыль табырга тиеш; шәхси үрнәк күрсәтү.
-
Сабантуй 29.05.2019

Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан, ел саен бакчабызда Сабантуй бәйрәме оештырыла. Менә бүген дә шушы бәйрәм барлык балаларыбызны зур мәйданга җыйды. Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды һәм барлык килгән кунакларыбызга да хуш килде.
С целью сохранения традиций и обычаев татарского народа в нашем детском саду каждый год проводится праздник Сабантуй. Вот и сегодня этот праздник собрал всех ребятишек и гостей на красивом большом майдане. Воспитанники с удовольствием играли в различные народные игры. А также исполняли песни и танцы, разученные на музыкальных занятиях. Праздник всем очень понравился.
-
Выпуск - 2019 / Чыгарылыш - 2019 28.05.2019

Сегодня в нашем детском саду прошел самый волнительный и трогательный праздник: мы провожали выпускников группы "Подсолнушки" в школу. Ровно 4 года назад эти малыши впервые переступили порог нашего дошкольного учреждения и из маленьких почемучек превратились в умных, талантливых дошколят. Мы желаем нашим выпускникам хороших оценок, легкой учебы и не забывать свой детский сад. А также хотим выразить слова благодарности родителям наших воспитанников за активное участие в жизни детского сада на протяжении этих 4 лет. В добрый путь, наши озорные "Подсолнушки"!
Бүген бакчабызда иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе - чыгарылыш кичәсе узды. Без "Көнбагыш" төркемендә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә озаттык. 4 ел элек бу сабыйлар беренче тапкыр безнең балалар бакчасы бусагасын атлап, кечкенә генә нәниләрдән акыллы, талантлы балаларга әверелделәр. Яраткан балаларыбыз, без сезне шушы беренче чыгарылыш бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, укуыгызда бары тик уңышлар насыйп булуын теләп калабыз! Шулай ук зур рәхмәтләребезне тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләренә җиткерәбез: 4 ел буе бакча тормышында булган барлык чараларда катнашып, бик зур ярдәм күрсәттегез! Олы рәхмәтләребез сезгә, әти-әниләр! Ә балаларыбызга исә "Хәерле сәгатьтә!" - дип кенә әйтәсе кала.
-
Итоги районного конкурса "Шома бас" / "Шома бас" район күләм бәйгесенең нәтиҗәләре 24.05.2019

Хореографичекский коллектив "Искорки" (рук. Давлетшина А.Р.) нашего детского сада стал лауреатом 1 степени районного танцевального конкурса "Шома бас". Поздравляем наших маленьких звездочек с победой и желаем дальнейших успехов!
Безнең балалар бакчасының "Искорки" бию төркеме (җит.Давлетшина А.Р.) "Шома бас" районкүләм бию бәйгесендә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Кечкенә йолдызларыбызны шушы җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!









