Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №7 "Колокольчик" г. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ленина,77 |
| Телефон: | +7(843)-642-71-48 |
| E-Mail: | Kolokolchik.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Колокольчик» г. Кукмор» |
| Руководитель: | Губайдуллина Рузалия Аглиулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №7 "Колокольчик" г. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татар малае -2026 27.02.2026

27 февраля в детском саду "Радуга" прошел конкурс "Татар малае - 2026". В этом конкурсе Гараев Самир Рушанович воспитанник старшей группы представлял наш детский сад. Конкурс состоял из 5 видов. 1.Визитка " Давайте познакомимся" 2."Ремесло в умелых руках" 3."Я влюблен в исскуство" 4.Интеллектуальная Игра "Будь мудрее-скажи быстрее" 5."Религия добра" . Успешно выступив участие во всех пяти видах и показав свое мастерство Самир стал победителем в номинации "Мальчик, покоривший сердца зрителей". Большое спасибо руководителям Степановой Р. С., Бигеевой А. Ф., Галиуллиной Ф. Ф. и семье Гараевых. В дальнейшем желаем успехов Самиру.
27 нче февраль көнне "Салават күпере" балалар бакчасында "Татар малае - 2026" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә зурлар төркеменә йөрүче Гараев Самир Рушан улы бакчабыз данын яклап чыгыш ясады. Бәйге 5 төрдән торды. 1.Визитка "Әйдәгез танышабыз" 2."Оста кулда һөнәр бар" 3."Мин сәнгатькә гашыйк"4.Интеллектуаль уен "Зирәк булсаң - әйт тизрәк" 5."Игелек дине". Шушы биш төрдә дә Самир үзенең осталыгын курсәтеп "Тамашачы күңелен яулаучы малай" номинациясенең җиңүчесе дип табылды. Җитәкчеләре Степанова Р. С., Бигеева А. Ф., Галиуллина Ф. Ф. Һәм Гараевлар гаиләсенә зур рәхмәт. Алга таба да зур уңышлар сиңа Самир.
-
Педагогические чтения им. Ч. Т. Айтматова 26.02.2026

26 февраля на базе МБОУ "Гимназия N1 им. Ч. Т. Айтматова г.Кукмор" прошли I Республиканские педагогические чтения им. Ч. Т. Айтматова на тему " Совершенствование образовательного и воспитательного процесса в духе народного единства: уроки гуманизма" . В ходе мероприятия участники делились своими разработками, проектами и масстер-классами. Поздравляем наших педагогов Санию Раифовну и Райхану Сахабовну с блестящей победой на I Республиканских педагогических чтениях им. Ч. Т. Айтматова. Ваши выступления стали ярким примером профессионального мастерства, творческого подхода и искренней преданности делу в воспитании детей.
26 февраль көнне Ч. Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиядә Ч. Т. Айтматов исемендәге "Халык бердәмлеге рухында белем бирү һәм тәрбия процессын камилләштерү: гуманизм дәресләре" темасына I Республика педагогик укуы узды. Чара барышында катнашучылар үзләренең эшләнмәләре, проектлары һәм мастер-класслары белән уртаклаштылар. Педагогларыбыз Сания Раиф кызы һәм Рәйхана Сәхәб кызын Ч. Т. Айтматов исемендәге I нче Республика педагогик укуларында җиңүләре белән котлыйбыз. Сезнең чыгышларыгыз профессиональ осталык, иҗади якын килү һәм балаларны тәрбияләүдә үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге булды. -
"Помним! Гордимся! " 23.02.2026

Накануне праздника Дня защитника Отечества воспитанники нашего детского сада почтили память Героев участников специальной операции, возложив цветы к памятникам тех, кто выполнил свой воинский долг, но не вернулся домой.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашкан Геройларны искә алдылар.Үз бурычларын үтәп, ләкин өйләренә әйләнеп кайта алмаган Батырларның һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.
-
Масленица 20.02.2026

Масленица - это один из самых веселых народных мероприятий, которое завершает зимнюю череду праздников и предвещает о начале весны! Ежегодное проведение "Масленицы" в нашем детском саду стало традиционным и любимым праздником для детей. Вот и в этом году наши воспитанники средней, старшей и подготовительных груп стали участниками проводов Масленицы. Дети играли в различные игры, танцевали, пели песни, отгадывали загадки. А самым вкусным на празднике были блины. Все с радостью проводили Масленицу и попрощались с ней до следующего года.
"Май чабу" - кышкы бәйрәмнәрне тәмамлаучы һәм яз башлануын алдан хәбәр итүче иң күңелле халык чараларының берсе ул! Бакчабызда ел саен бу бәйрәмне уздыру балалар өчен яраткан чарага әверелде. Быел да уртанчылар, зурлар, мәктәпка әзерлек төркемнәре балалары матур бәйрәмдә катнаштылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Ә бәйрәмдә иң тәмлесе коймак белән сыйлану иде. Барысы да Май чабуны шатланып үткәрделәр һәм киләсе елга кадәр аның белән саубуллаштылар. -
Средней группе утренник посвященный дню Защитников Отечества 19.02.2026

Сегодня в средней группе "Знайки" прошел яркий и веселый утренник посвященный дню Защитников Отечества! Мероприятие стало настоящим праздником для детей, пап, дедушек. Яркой особенностью праздника стало проведение конкурсов, в которых приняли участие дедушки и папы воспитанников. Их энергия и поддержка предала всем присутствующим хорошее настроение.
Бүген безнең бакчабызның уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган якты һәм күңелле чара узды. Әлеге чара балалар, әтиләр, бабайлар өчен чын бәйрәм булды. Бәйрәмнең якты үзенчәлеге - балаларның бабалары һәм әтиләре катнашкан конкурслар иде.Аларның энергиясе һәм ярдәме барлык катнашучыларга яхшы кәеф бирде!
-
"Спортивный праздник пап" 19.02.2026

19 февраля в старшей группе «Дружная семейка» отметили День защитника Отечества ярким спортивным развлечением для пап и детей.
Приглашенные на праздник папы ловко и уверенно преодолевали все препятствия конкурсов. А наши мальчишки продемонстрировали силу, смелость и задор!Особенный сюрприз подготовили мамы: они устроили настоящий танцевальный номер специально для наших мужчин.
Все участники получили массу удовольствия и положительных впечатлений. Этот замечательный праздник останется надолго в памяти взрослых и детей благодаря теплой семейной атмосфере и веселью.19 февральдә “Тату гаилә” зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көнен әти-әниләр һәм балалар өчен күңелле спорт чарасы буларак билгеләп үттеләр.Бәйрәмгә чакырылган әтиләр бәйгеләрнең барлык каршылыкларын да оста һәм ышанычлы рәвештә башкардылар. Ә безнең малайлар көч һәм кыюлык күрсәттеләр.Аеруча сюрпризны әниләр әзерләде: алар безнең ир-атлар өчен махсус бию номеры ясадылар.
Барлык катнашучылар да бик яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар. Бу искиткеч бәйрәм гаилә җылысы һәм күңел күтәренкелеге булып өлкәннәр һәм балалар хәтерендә озак сакланачак! -
Туган тел бәйрәме 18.02.2026

Бакчабызда Туган тел бәйрәме гөрләп узды. Балаларның бергәләп Туган тел җырын башкаруы, төрле милләт биюләрен биюләре, шигырьләр сөйләве, тыңлавы, милли уеннар уйнавы - бәйрәмнең чын бизәге булды. Төрле милләт балалары һәм туган сүзгә карата хөрмәт - бакчабызда чын милли атмосфера хөкем сөрде. Тел - ул безнең байлыгыбыз, балаларыбыз исә - шул байлыкны саклаучы.
-
Международный литературный конкурс чтецов «Джалиловские чтения» 15.02.2026

15 февраля 2026 году В Татарском государственном академическом театре имени Галиасгара Камала прошел гала-концерт Международного литературного конкурса чтецов «Джалиловские чтения», приуроченный к 120-летию со дня рождения татарского поэта.
Всего на конкурс поступило более 40 тыс. заявок из 39 регионов России и из других стран. Диапазон возраста участников варьировался от четырех до 88 лет. Всего жюри определило 112 победителей, среди которых был воспитанник подготовительной группы нашего детского сада Ахметов Лев Витальевич (рук. Егорова О.А.). Поздравляем Льва и его наставника с Победой !2026 елның 15 февралендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсының гала-концерты узды.
Конкурска Россиянең 39 төбәгеннән һәм башка илләрдән барлыгы 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Катнашучыларның яшь дистанцияләре 4 яшьтән алып 88 яшькә кадәр иде. Барлыгы жюри 112 җиңүчене билгеләде, алар арасында безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Ахметов Лев Виталий улы да бар иде.(җитәкчесе Егорова О.А.). Левны һәм аның остазын Җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! -
«Лыжня России — 2026» 14.02.2026

Сегодня на лыжной базе в Кукморе состоялась Всероссийская лыжная гонка «Лыжня России — 2026».Активное участие в этом ярком спортивном празднике приняли любители зимних видов спорта. В их числе была и заведующая нашим детским садом Губайдуллина Рузалия Аглиуллина.Она заняла 3 место среди руководителей-женщин.Гордимся и желаем пусть этот день станет ярким воспоминанием и стимулом для новых спортивных достижений.#Кукмор #ЛыжняРоссии #ЛыжняРоссии2026 #Спорт #Зима #ЗОЖ
Бүген Кукмара шәһәренең чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы - 2026» Бөтенроссия чаңгы ярышы узды.Бу җанлы бәйрәмдә кышкы спорт төрләрен яратучылар актив катнашты. Алар арасында безнең "Кыңгырау" балалар бакчасы мөдире Гобәйдуллина Рузалия Әгълиулла кызы да бар иде.Ул - хатын-кыз җитәкчеләр арасында 3 нче урынны яулады.Без бу уңыш белән горурланабыз һәм котлыйбыз!Бу көн - якты истәлек һәм яңа спорт казанышлары өчен стимул булсын иде дигән теләктә калабыз!
-
Итоги муниципального этапа республиканского конкурса 12.02.2026

Подведены итоги муниципального этапа республиканского конкурса «Лучший воспитатель ДОО по обучению правилам безопасного поведения на дорогах и пропаганде БДД среди родителей». Педагог нашего детского сада Егорова О.А. удостоена Грамоты в номинации «Лучшее занятие по ПДД» и награждена памятным подарком. Конкурс состоял из трёх туров: разработки конкурсных материалов, экзамена по ПДД и проведения занятия с детьми старшей группы по правилам безопасного поведения на дорогах. Поздравляем Олесю Анатольевну и желаем ей новых профессиональных достижений и побед.
"Юлларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче" республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Егорова О.А. “Юл йөрү кагыйдәләре буенча иң яхшы шөгыль” номинациясендә Грамотага лаек булды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Конкурс өч турдан торды: конкурс материалларын, юл йөрү имтиханын эшләү һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча зурлар төркеменә йөрүче балалар белән шөгыль үткәрү. Олеся Анатольевнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа яңа һөнәри уңышлар һәм җиңүләр телибез!








